7 август 2025 яңалыклары
-
Названы тревожные цифры аварийности в Татарстане
В Актаныше состоялась пресс-конференция начальника отдела ГИБДД по Актанышскому району Рената Радиковича Шамсиева, посвящённая текущей ситуации с дорожно-транспортной аварийностью в Республике Татарстан. В ходе своего выступления он озвучил официальные статистические данные, обозначил наиболее тревожные тенденции и призвал к усилению профилактической работы со стороны водителей, родителей и общественности.
-
Актаныш балалары «Бүләк» лагереның «Алдынгылар» агымында ял итә
Бүген Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда дүртенче агымны ачу тантанасы узды. Районыбызның актив 135 укучысы «Алдынгылар» агымында ял итә.
-
23 ел якты дөньяны күрүдән мәхрүм Заһидулла Захаров: Руль артында басуда йөргәннәрем гел истә!
23 ел буена якты дөньяны күрми яши ул. Башта сул күзен, бер елдан уң күзен алалар. Зөбәер авылында яшәүче 44 яшьлек типсә-тимер өзәрдәй Заһидулла Захаров көтмәгәндә, сукырая, 1 төркем инвалидка әйләнә.
-
Татарстанда ярты ел эчендә 68 ялган акча табылган
Татарстанда 2025 елның II кварталында ялган билгеләре булган 28 Россия акча купюрасы ачыкланган. Бу хакта ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәбәрдән аңлашылганча, I кварталда 40 ялган акчаны әйләнелештән алганнар. Ярты ел эчендә аларның саны 68 гә җиткән.
-
Сәламәтлек эстафетасы: Актанышның яшь спортчылары җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенә теләктәш!
Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган эстафетада Актаныш авылының балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. «Эстафета башкалабыз Казанда 7-10 август көннәрендә узачак җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенә теләктәшлек йөзеннән дә оештырылды», ди район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге башлыгы Айгиз Мәгъдәнов.
-
Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган эстафета алдыннан Актаныш яшьләре ГТО түштамгалары белән бүләкләнде
Бүген Актанышта Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган эстафета уза. Эстафетада балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрдән алып югары сыйныф укучылары катнаша.
-
Абрикостан кайнатма бик тәмле була
Кайнатма әзерләү өчен кирәк булачак: 1 кг абрикос һәм 1,2 кг шикәр комы.
-
Кафе һәм рестораннарда мәҗбүри чәйлек калдыру законлымы?
Яр Чаллы кешесе кафеда исәп-хисап вакытында счетта 20% чамасы автоматик сумма белән өстәмә юл күрүе турында зарланды. Сумма заказның реаль бәясеннән зуррак булып чыккан. Ир-ат чәйлек күләмен үзгәртергә тырышып караган, ләкин аларны бөтенләй алып атып булмый икән.
-
Җан тынычлыгы сезнең өчен иң кыйммәтле әйбер: 6 – 13 августка йолдызнамә
Сизгер йөрәгегез бу атнада саваплы эшкә этәрәчәк. Башкаларга ярдәм итү күңелегезгә җылылык өсти.
-
Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова: Безнең токмачлар солдатларга көч бирсен!
Куян авылы халкы элек-электән бердәмлеге, хезмәт сөючәнлеге белән дан тота. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алар сугышчыларга зур ярдәм күрсәтеп килә. Куянлылар бергәләп гуманитар ярдәм җыюда катнашалар, солдатларга кирәк-ярак туплап, «Без бергә» фондына китерәләр, аннары күмәк көч белән тупланган гуманитар ярдәмне алгы сызыкка җибәрәләр. Кичә авыл клубында Куян авылы хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен өйдә токмач кисү өмәсенә җыелды.