Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Балалар бакчасында уеннар аша белем алу серләре

26 март көнне, 4 санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасында, рус теле буенча район методик утырышы узды. Чара «Кызыклы уеннар әкият аша» темасы астында оештырылды һәм педагоглар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булды.

Методик утырышта тәкъдим ителгән уеннар Вячеслав Вадимович Воскобовичның уен технологияләренә нигезләнгән. Бу ысул балаларны үстерүдә һәм белем бирүдә нәтиҗәле чара булып санала. Уеннар ярдәмендә шөгыльләр барышы тагын да кызыклырак һәм файдалырак була, чөнки алар балаларны логик фикер йөртергә, игътибарлы булырга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә өйрәтә.

Чарага килгән кунаклар "Геоконт", "Чудо крестики", "Чудо соты", "Квадрат Воскобовича" уеннары белән әзерләнгән шөгыльләрне күзәтеп, педагогик процессны баетучы һәм эшчәнлекне кызыклы итә торган ысуллар белән таныштылар. Бу методика балалар бакчаларында белем бирүне тагын да нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев