Кадетлар республикадагы патриотик мәктәпләр арасындагы математика олимпиадасында җиңү яулады
22-23 ноябрь көннәрендә кадет мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен математика фәне буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республикакүләм олимпиадасы булып узды.
Биредә Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбенең укучылары: Зименков Никита һәм Насипов Альмир призер булдылар, укытучылары: Гәрәева Э. И. Укучыларны, укытучысы Эльмира Ирековнаны, коллективны, кадет мәктәбе җитәкчесе Илсур Ялаловны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Гел уңышлар гына юлдаш булсын!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев