Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Весенняя капель-2017” фестивалендә Актаныш технология техникумы коллективы III урынны яулады

3 март көнне Минзәлә район мәдәният сараенда техникум һәм көллият студентлары арасында "Весенняя капель-2017" үзешчән сәнгать зона фестивале булып узды. Бу фестиваль урта махсус уку йортлары студентлары арасында иң яраткан һәм иң популярларының берсе. Фестиваль 21 нче тапкыр уздырыла, ә агымдагы елда ул "Безнең дөнья. Минем җир" исеме астында уза...

3 март көнне Минзәлә район мәдәният сараенда техникум һәм көллият студентлары арасында "Весенняя капель-2017" үзешчән сәнгать зона фестивале булып узды. Бу фестиваль урта махсус уку йортлары студентлары арасында иң яраткан һәм иң популярларының берсе.
Фестиваль 21 нче тапкыр уздырыла, ә агымдагы елда ул "Безнең дөнья. Минем җир" исеме астында уза һәм 7 апрельдә Казанда зур гала-концерт белән тәмамланачак. Республиканың 85 урта һөнәри белем бирү уку йорты 7 зонага бүленеп, фестивальдә катнашачак. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре буенча башкарма комитеты, ТР һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы һәм ТР студентлар лигасы гамәлгә ашыра. Минзәлә зона фестивалендә 5 урта махсус уку йорты: Актаныш технология техникумы, Алабуга политехник көллияте, Минзәлә медицина училищесы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте көч сынашты. Актаныш технология техникумы коллективы мактаулы III урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев