Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җан әрни алар өчен...
Бар тормышның яме, мәгънәсе балада диләр. Чыннан да бу шулайдыр. Ата-ана - баласы, бала әти-әнисе булу белән бәхетле. Нинди генә хәлләрдә калмыйк, һәрвакыт ярдәм кулын сузар якыннарың, әти-әниең булу - бала өчен зур бәхет. Ләкин бу бәхет бар кешегә дә бирелми шул. Тормыш бездән аны тартып алырга да мөмкин. Дөнья...
-
“Хан Төрбәсе” комплексы стенасына истәлек тактасы беркетелде
"Хан Төрбәсе" комплексы стенасына Актаныш районы халкына рәхмәт йөзеннән истәлек тактасы беркетелде, дип хәбәр итә Актаныш мәгълүмат порталы. 2010 елдан якташыбыз Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Шаймиев житәкчелегендә "Яңарыш" фонды ачылып Изге Болгар жирлегендә төзекләндерү эшләре башланган иде. Бу изге эшкә республикабызның барлык районнары актив кушылып китте. Фондка акча кертү буенча...
-
500 мең сумлык сертификат
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең 70 еллык юбилее уңаеннан район спортчыларын 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләде. Район яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сүзләренә караганда, финанслар хоккей, чаңгы һәм башка спорт төрләренә махсус экипировка алуга юнәлтеләчәк.
-
“Мәктәбеңә булыш!“
13 июнь көнне Татарстанда "Мәктәбеңә булыш!" акциясе старт алды. Үзең укыган мәктәп, синең ярдәмеңне көтә.
-
“Надежда“ санаторие ял итәргә чакыра
10 июньнән Мамадыш районындагы "Надежда" санаториендә ял итәргә теләге булган, аз керемле, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдәге балаларның әти-әниләренең Игелек үзәгенә мөрәҗәгать итүләре сорала. Шулай ук балаларын җәйге чорга санаторий-лагерьларга җибәрү буенча да әти-әниләрдән шалтыратулар көтәбез. Игелек үзәге, 6 нчы бүлмә. Телефон: 3-02-80.
-
“Бүләк“ лагере ишекләрен ача
1-7 июнь көннәрендә "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагеренда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен смена эшләячәк. Балаларын лагерьга җибәрү буенча әти-әниләр Игелек үзәге бинасындагы 6 нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар. Тел. 3-02-80.
-
88 мең сум акча бүлеп бирелде
Инвалидларны социаль яклау фондының 4нче утырышы уздырылып, кергән 11 гаризаның 10сы уңай хәл ителде, катлаулы операцияләргә 88 мең сум акча бүлеп бирелде.
-
Киңәш кирәк булса, шалтырат
Билгеле булганча, хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр төрле борчулар кичерә. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти-әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Андый хәлләрдән чыгуның дөрес юлларын табу мөһим. Барлык балалар да эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаска мөмкин. Мондый очракларда "Ышаныч телефоны" аша проблемаларыңны хәл...
-
132 мең сум акчалата ярдәм
Яңа Балтач авылы егете, РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФнең Татарстан Республикасындагы баш федераль инспекторы, генерал-майор Марсель Галимәрдәнов туган авыл зиратының коймасын тоту, төзекләндерү, кирәк-ярак алу өчен үзенең хезмәт хакыннан 132 мең сум акчалата ярдәм итте.
-
Мәчет төзергә ярдәм сорыйбыз
Хөрмәтле авылдашлар! Нәсел җебе Такталачык авылына тоташучы мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән авылыбыз үсә, матурая. Яңа йортлар, каралты-куралар төзелә. Халкыбызның дингә тартылуында алга китеш сизелә. Әмма хәзер эшләп килүче мәчет бинабыз иске һәм салкын. Аллаһ ризалыгы өчен яңа мәчет төзергә ниятебез бар. Авылдашларга һәм изге эштә катнашырга теләге булган...
-
Инвалидларны социаль яклау фондының 3 нче утырышы
27 март көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булды. Анда барысы 7 гариза каралып, һәммәсе уңай хәл ителде. Катлаулы операцияләр таләп ителгән 2 кешегә, катлаулы дәвалану алу өчен 5 кешегә фондтан 60 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелде.
-
“Космос” санаториесенә 20 юллама бар
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 25 марттан Алабуга шәһәрендәге "Космос" санаториесенә 20 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләре өстәмә мәгълүматны 3-02-80 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин. Инвалидларны социаль яклау фондының 12 март көнне чираттагы икенче утырышы узды. Анда 15 гариза каралып, һәммәсе дә канәгатьләндерелде. 132 мең...
-
14 гариза каралды
Район инвалидлар оешмасы рәисе Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә, район инвалидларны социаль яклау фондының быел беренче утырышы үтте. Анда 14 гариза каралып, һәркайсы уңай хәл ителде, катлаулы операция ясау өчен 140 мең 600 сум акча бүлеп бирелде. Шулардан күрсәтелгән ярдәмнең өчесе балалар өчен.
-
Алмазга – бүләк
Яңа ел могҗизалар тудырырга сәләтле шул. Тылсымга, әкияткә, Кыш бабайга чын күңелдән ышана белгәннәрнең ишеген шакый ул тылсым дигәннәре. Әнә Яңа елга аяк баскан көннәрнең берсендә Алмаз атлы егетнең дә бусагасыннан узган - ФОРПОСТ оешмасына йөрүче балалар аңа Кыш бабай бүләге тапшырганнар. Алмаз Газетдиновка 17 яшь. - Сөйкемле, ачык йөзле,...
-
“Полиция Кыш бабае“
Балигъ булмаганнарның законлы мәнфәгатьләрен, аларның хокукларын яклау, социаль яктан тотрыксыз, аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау максатында, андый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү йөзеннән Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге, район социаль яклау үзәге белән берлектә, 18 декабрь - 8 гыйнвар аралыгында "Полиция Кыш бабае" акциясе үткәрде. Акцияне үткәрүдә...