Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Мәрхәмәт һәм хөрмәт

Район инвалидлар ункөнлеге 3 декабрь көнне старт ала. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашудан башланачак ул. Ул көн - Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне. 3 декабрь - Белем көне. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре узачак. Инвалид яшьләр белән чаралар үткәрелә ("Яшьлек" мәдәни үзәге, 14 сәгатьтә). 4 декабрь - Театр...

Район инвалидлар ункөнлеге 3 декабрь көнне старт ала. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашудан башланачак ул. Ул көн - Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне.
3 декабрь - Белем көне. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре узачак. Инвалид яшьләр белән чаралар үткәрелә ("Яшьлек" мәдәни үзәге, 14 сәгатьтә).
4 декабрь - Театр көне. Инвалид балалар өчен спектакль күрсәтеләчәк ("Яшьлек" мәдәни үзәге, 13 сәгатьтә).
5 декабрь - Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне. Оешмалары булмаган инвалидлар өчен "Гәрәбә" клубы концерты. ("Яшьлек" мәдәни үзәге, 10 сәгать).
6 декабрь - Спорт һәм сәламәтлек көне. Бөтен төр категория инвалидлар катнашында спорт ярышлары (Балалар иҗат үзәге, 9 сәгать).
7 декабрь - "Без сезгә ярдәм итәрбез" акциясе көне. Бушлай мунча хезмәте.
9 декабрь - Игътибарлылык көне. Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү.
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен район мәдәният хезмәткәрләре концерты (13 сәгатьтә).
10 декабрь - Игелек һәм хәйрия көне. Район мәдәният йортында Игелек марафоны үткәрү (10 сәгать).
Декада дәвамында урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру; "Без сезнең белән!" девизы астында, урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау; мәктәп укучылары белән хезмәт коллективлары булмаган инвалидларның өйләрендә булу, хуҗалыкларында ярдәмләшү чаралары үтәчәк; сәламәтлекләрен ныгытуда район үзәк хастаханәсе профилакториендә дәвалау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев