Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Ислам дине – ул тынычлык, иминлек, саулык-сәламәтлек дигәнне аңлата

15 октябрьдә мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен үткәрде. Иртән мәчетләребездә гает намазы укылганнан соң, җирлегебездә дә корбан чалулар башланып китте. Район башлыгының бәйрәм котлавын да җирлекләребездә вәкил буларак катнашкан җитәкче-белгечләр халыкка җиткерде. Җәмигъ мәчетендәге гает намазында район башлыгы Фаил Камаев катнашты, бәйрәм белән котлады. Имам мөхтәсиб булып сайланган Руслан хәзрәт Мортазинга...

15 октябрьдә мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен үткәрде. Иртән мәчетләребездә гает намазы укылганнан соң, җирлегебездә дә корбан чалулар башланып китте. Район башлыгының бәйрәм котлавын да җирлекләребездә вәкил буларак катнашкан җитәкче-белгечләр халыкка җиткерде. Җәмигъ мәчетендәге гает намазында район башлыгы Фаил Камаев катнашты, бәйрәм белән котлады. Имам мөхтәсиб булып сайланган Руслан хәзрәт Мортазинга хезмәтендә уңышлар теләде.

11 октябрьдә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә мөхтәсибәт җыенында Чаллы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе, ТР Мөселманнар Диния Нәзарәтенең президиум әгъзасы Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашты. Ике чара уңаеннан да фикерләре белән уртаклашуын сорап, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинга мөрәҗәгать иттем.

- Мөхтәсибәт җыенында катнашкан авыл имамнары, авыл җирлеге башлыклары, район башлыгы Фаил Камаевка, Диния Нәзарәтенең президиумы әгъзасы Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфти итеп сайлангач, янәдән авыл имамнары, район имам-мөхтәсибе билгеләнде. Җыен көнне авыл имамнарына янәдән шәһадәтнамә - 4 елга, Диния нәзарәте тарафыннан чыгарылучы "Шура" журналының икенче саны тапшырылды. Анда җомга вәгазьләре, Корбан гаетендә сөйләнә торган вәгазь һәм хөтбә бирелгән. Безнең өчен бик кирәк иде ул. Чөнки имамнарыбызга җомга вәгазе әзерләү авыррак, кайсы җомга көнне нинди вәгазь сөйләнергә тиешлеге "Шура" журналында аңлатып язылган. Имамнарыбызга алдан әзерләнеп, мәчеткә килгән халык өчен сөйләргә бик уңайлы эшләнгән. Әлеге журнал, шулай ук татарчага тәрҗемә ителгән Коръән имамнарыбызга гаеткә кадәр тапшырылды. Җыенда имам-мөхтәсиб Ләес хәзрәтнең вазифасыннан азат итүне сораган гаризасы да каралды. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, без аның белән 2005 елдан киңәшләшеп эшләдек бергәләп. Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек насыйп әйләп, имамнарыбыз белән бергәләп, киләчәктә дә шулай килешеп эшләргә язсын. Шулай ук, ул елларны Габдулла хәзрәт белән дә аралашу насыйп булды, урыны җәннәттә булсын. Габдулла хәзрәт безгә бик күп ярдәм итте. Актанышта мәчет төзелүгә сәбәпче булды. Үзе яшәгән йортта җомга намазлары үткәреп, халыкны дингә тартты. Шәкерт чагымда үземнең дә җомгада катнашып, аның үгет-нәсыйхәтен тыңлавым исемдә. Хәзер уллары дин юлында, мәчеткә ярдәмләшеп яшиләр. Ислам дине - ул тынычлык, иминлек, саулык-сәламәтлек дигәнне аңлата. Шуңа да, без үзара тыныч, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиешбез - ата-ана хакы буламы, мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләр буламы, күрше хакы буламы. Пәйгамбәребез с.г.в.ның яшәү рәвеше безгә үрнәк. Ул һәрвакыт үзенә ышаныч уята торган булган, аның һәр хәрәкәтен, һәр гамәлен - гаилә тормышы буламы, аның мөселманнар белән мәчеттә кылган гыйбадәтләре ягыннанмы, ятлап калырга тырышканнар. Без дә инде, имамнар, пәйгамбәребездән үрнәк алып тормыш итәргә, динебезгә хезмәт итәргә тиешбез.

Корбан гаетенә килгәндә, мәчетебезгә гает намазына бик күп килделәр, хәтта намазга да урын азрак кысан булды. Киләчәктә, инша Аллаһ, өч мәчетебезгә нигез салынган, алар төзелеп, анда да гаетләр үткәрергә насыйп әйләсен Аллаһы Тәгалә. Гаетләребезне укыгач, корбан чалырга чыктык. Хакимият ел да район үзәгендә олы мал чалуны оештыра. Быел да чалынган корбан итеннән Актаныш халкына биш урында - гимназиядә, ике мәктәптә, аскы Актанышта ветераннар йортында, үзәк хастаханәдә авыз итү мөмкинлеге тудырылды һәм ул бик матур итеп оештырылды да. Быел Җәмигъ мәчете янында корбан чалу бинасы да төзелеп сафка басты. Аллаһының рәхмәте яусын, иганәчеләр ярдәме белән эшләнде ул. Аллаһы Тәгалә барчасына да гаилә бәхете, балаларының, оныкларының куанычларын күрергә насыйп әйләсен. Шулай ук, ул көнне әлеге бинада уннан артык сарык чалынды. Мохтаҗларга, мескеннәргә дигән өлешләрен мәчетебездәге шәкертләргә калдырдылар. Китерүчеләребез дә бик күп булды. Мәчеткә укырга килгән балаларыбызга кайнар аш ашатырбыз, дини дәресләр укытуны башларбыз, дип ниятләп торабыз.

Корбан чалу бинасын төзүдә ярдәм итүче иганәчеләребез

Ришат Анамов - шәхси эшмәкәр, Нияз Бикмөхәммәтов - "Алмаз" ҖЧҖ, Высоцкий В.В. (Сәетов Мирсәлим) - "ТМСиБ", Илгизәр Галиев- шәхси эшмәкәр, Илнар Галимуллин - "Молинвест-Т" ҖЧҖ, Рәфкил Гаянов- шәхси эшмәкәр, Зөфәр Имамов- "Актаныш юллары" ҖЧҖ, Римма Кустова - "Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ, Зиннур Мансуров - шәхси эшмәкәр, Рәхимҗан Мансуров- Актаныш агрегат заводы, Фидаил Минһаҗев- шәхси эшмәкәр, Алмаз Мосабиров- "Төзүче" ҖЧҖ, Дилфат Нәгыймов - "Теплосервис", Фарил Нургалиев - "Актаныш" кулланучылар җәмгыяте, Хәйдәр Нурымов - "Актаныш ашлык кабул итү пункты", Ильмар Сәрвәров- шәхси эшмәкәр, Феликс Фәрдиев - МНКТ, Ралиф Фәхертдинов- "АльМиГа", Илнур Хаҗиев- "Эльдорадо", Рамил Хәертдинов - "Мехотряд" ҖЧҖ, Ринат Хәйруллин - "Камэнергостройпром", Альберт Хисмәтуллин - "Касымовский" сөт заводы, Шәйхенур Шәехов - "Агроснаб", Рөстәм Шәйхетдинов - "Сельэнерго", Әбугали Шакиров- ПМК-9, Марат Шакиров- НКЭС, Ришат Шакиров- шәхси эшмәкәр, Асыл Шәяхмәтов- ПМК-4, Илүс Ярмиев - "Акъяр" ҖЧҖ, Равил Ярмиев "Газстройсервис" ҖЧҖ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев