Экология рубрикасы буенча яңалыклар
-
Беренче тапкыр кыр олимпиадасында катнаштылар
23 июньнән 10 июльгә кадәр Актаныштан 2 укытучы һәм 8 укучыдан торган команда Казан шәһәрендә Яшь геологларның республика кыр олимпиадасында катнашты. Укучылар: Алия Әгъләмова, Гөлфия Хәертдинова, Ильяр Әхмәтдинов (Актанышның икенче мәктәбе), Айнур Гайсин, Ильяс Мирзамөхәммәтов (Актанышның беренче мәктәбе), Айбулат Хаҗиев (Такталачык мәктәбе), Илназ Гыйльмуллин (Сәфәр мәктәбе), Зилия Фәрдиева (Иске Кормаш...
-
Чисталык ул – матурлык
Бакчачылык ширкәте җитәкчесен, полигон җитәкчелегеннән кергән гариза буенча, административ комиссиягә чакырдылар. Бакчачыларның кайберләре, районны төзекләндерү-яшелләндерү кагыйдәләрен бозып, киселгән олы агач-кураларны урамнарда торган контейнерлар янына чыгарып аударганнар. Бу хәл бер генә тапкыр түгел, даими кабатланып, шул тирәдә яшәүчеләргә һәм контейнерларны түгүче полигон эшчеләренә еш кына кыенлыклар тудыра. Бакчалардан чыккан чүпләрне түгүнең...
-
Үз теләгебез белән җыештырмыйбыз?!
Ил күләмендә санитария-чистарту айлыгы бара. Үзе яши торган төбәкнең чисталыгы, төзеклеге, матурлыгына битараф калучылар юк, дип беләбез. Барыбыз да матурлык, чисталык яратабыз. Оешма, хуҗалык тирәләрен җыештырып, матур чәчәкләр утыртып бизибез, башкаларныкыннан ким булмасын, дип тырышабыз. Актаныш район үзәгендә һәм күп авылларда бу эш бик актив алып барыла, һәм нәтиҗәсе дә...
-
Түке авылын чүп баскан
- Бу әле пүчтәк кенә! Сез әнә чишмәгә төшкән тыкырыкны барып карагыз - андагы чүп, андагы үләксә исе! Үлгән кош-корты да, бозавы да шунда... Кеше мәете ятса да аптырамассың инде! - дип сукранды тимер-томыр, төзелеш калдыклары аша тыкырыктан кибеткә таба төшеп барган бер апа. Әйтсәң-сүз, төртсәң-күз дигәндәй, Түке авылында чыннан...
-
Разлив нефтепродуктов произошел в Актанышском районе
ЧП произошло из-за аварийной разгерметизации нефтяного трубопровода «ТатРитэкнефть» при проведении работ. (Казань, 15 апреля, «Татар-информ»). В Актанышском районе Татарстана из-за аварии произошел разлив нефтепродуктов с загрязнением окружающей среды. Об этом ИА «Татар-информ» сообщил заместитель Казанского межрайонного природоохранного прокурора Рамиль Ахметзянов. В результате аварийной разгерметизации при проведении работ нефтяного трубопровода «ТатРитэкнефть»...
-
Шәхси һәм рәсми затларны кабул итә
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Кама буе территориаль идарәсе белгечләре атна саен айның һәр чәршәмбесендә шәхси һәм рәсми затларны кабул итә. Кабул итү Актанышта универсам бинасында эколог бүлмәсендә 9 - 12 сәгатьтә башкарыла.
-
Чүп өстенә чүмәлә
Актанышыбызның матурлыгы, чисталыгы өчен ел дәверендә яшелләндерү, төзекләндерү эшләре эшләнә, чисталык айлыклары игълан ителеп, өмәләр оештырыла. Өмәләрдә Актаныш халкы, оешма-учреждениеләр актив катнашып, изге эшкә үзләренең өлешләрен кертәләр. Ләкин кайсыбер оешма-учреждение өмәләрдә катнашса да, кушылган эшләрен таләпләргә җиткереп эшләп бетермәде. Кайберәүләре коммуналь хуҗалыкта чүп капчыклары юклыгына сылтау итеп, өелгән чүпләрен төрле...
-
Әгәр җирдә бер үсемлек тә үсмәсә...
Әгәр дә безнең җир шарында барлык үсемлекләр дә юкка чыкса ни булыр иде икән? Шулай ук ашамлыклар да - мандарин, банан, безнең иң яраткан ризыгыбыз бәрәңге дә үсми башласа... Әйдәгез күз алдына китереп карыйк: урамда бер агач та юк, койма янында кычыткан да, бәбкә үләне дә, әрем дә үсми. Без...
-
Табигатьне мәсхәрәләмик
Соңгы берничә елда күзәтелгән корылыктан барча тереклеккә зур зыян килә. Аеруча бу чорда урманнар куркыныч астында. ТР Министрлар кабинеты да шул уңайдан янгынга каршы режим игълан иткән иде. Бу аеруча куркыныч булган вакытларда урманга керүне тыю белән бәйле. Районыбызда быел әлеге юнәлештә нинди эшләр алып барыла? Урманнарның хәл-торышы ничегрәк? Бу...
-
Карлар эри... чүпләр калка
Язгы кояш җылылыгын күтәрә алмый, калын кар япмасы эреп акты. Гөрләвекләр кар суларын инеш-елгаларга алып китсә, кар астында "кышкы йокы"да булучы төрле төрдәге чүп калдыклары "уянып" дөньяга чыкты. Шаян җил белән шаярып, төрле якка очып сәяхәт итәләр алар. Мөхәрриятнең эшче төркеме шушы көннәрдә генә авыл җирлекләрендәге чисталыкның ни дәрәҗәдә куелышы...
-
Экология культурасын – һәркемгә...
Һәркайсыбызга үзенең табигать баласы икәнен аңлап, аны сакларга, рәхим-шәфкатьле булырга кирәк. Бу дөньяга туфракны таптап үтәр өчен түгел, аны матурлау өчен дә килгәнбез. Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте зур. Хезмәт ярдәмендә кеше табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык сыйфатлары да уяна. Илаһи көчләр безгә бүләк иткән...
-
Су түкмә, чүпләмә, тиешсез урында сатма
Юынтык суны урамга түкмәскә кирәк. Нәкъ менә сине күреп алырлар да, барлы-юклы акчаңнан 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф түләтерләр. Кабул ителгән законы шулай катгый. Адмкомиссиягә чакырылган гражданнар да бу канунга әлләни игътибар итмәгән булганнардыр. Ләкин 100 төрле акланырлык сәбәбең табылса да, шушы катгый чарадан коткарып кала алмыйсың....
-
Безнең авылда суны ничек саклыйлар?
Табигатьтә барлык тереклек ияләренә дә су кирәк. Ә кешеләр өчен бигрәк тә. Эчәр өчен генә дә түгел, сусыз юынып та, кер юып та булмый. Авылда күп кеше кош-корт, мал-туар асрый. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү өчен дә су кирәк. Сусыз яшәү юк икән, аны сакларга да кирәк. Безнең авылда суны саклау өчен...
-
1 чүп чиләге булмаса, 30 мең сум түләтәчәкләр
Кибет ишек төбендә чүп салу өчен урналар юк икән - аның хуҗасына 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килә. Бу таләп катгыйланды, экология полициясе райондагы кимчелекләргә күз йомарга ирек бирмәячәк. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Чаллыдагы идарәсе хезмәткәрләре безнең районга килеп,...
-
Табигатьне саклау – һәркем эше
Бу ел, билгеле булганча, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау елы, дип игълан ителде. Әйе, чынлап та, тирә-ягыбыз, туган-җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай,үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне...