Экология рубрикасы буенча яңалыклар
-
Экология культурасын – һәркемгә...
Һәркайсыбызга үзенең табигать баласы икәнен аңлап, аны сакларга, рәхим-шәфкатьле булырга кирәк. Бу дөньяга туфракны таптап үтәр өчен түгел, аны матурлау өчен дә килгәнбез. Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте зур. Хезмәт ярдәмендә кеше табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык сыйфатлары да уяна. Илаһи көчләр безгә бүләк иткән...
-
Су түкмә, чүпләмә, тиешсез урында сатма
Юынтык суны урамга түкмәскә кирәк. Нәкъ менә сине күреп алырлар да, барлы-юклы акчаңнан 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф түләтерләр. Кабул ителгән законы шулай катгый. Адмкомиссиягә чакырылган гражданнар да бу канунга әлләни игътибар итмәгән булганнардыр. Ләкин 100 төрле акланырлык сәбәбең табылса да, шушы катгый чарадан коткарып кала алмыйсың....
-
Безнең авылда суны ничек саклыйлар?
Табигатьтә барлык тереклек ияләренә дә су кирәк. Ә кешеләр өчен бигрәк тә. Эчәр өчен генә дә түгел, сусыз юынып та, кер юып та булмый. Авылда күп кеше кош-корт, мал-туар асрый. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү өчен дә су кирәк. Сусыз яшәү юк икән, аны сакларга да кирәк. Безнең авылда суны саклау өчен...
-
1 чүп чиләге булмаса, 30 мең сум түләтәчәкләр
Кибет ишек төбендә чүп салу өчен урналар юк икән - аның хуҗасына 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килә. Бу таләп катгыйланды, экология полициясе райондагы кимчелекләргә күз йомарга ирек бирмәячәк. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Чаллыдагы идарәсе хезмәткәрләре безнең районга килеп,...
-
Табигатьне саклау – һәркем эше
Бу ел, билгеле булганча, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау елы, дип игълан ителде. Әйе, чынлап та, тирә-ягыбыз, туган-җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай,үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне...
-
Күз уңыннан читтә калмасын иде
Җирлекләрдә шактый еллар таушалып, таралып бетеп хуҗасыз калган биологик калдыклар саклау урыннары, ягъни гади тел белән әйткәндә, табигать һәм кешелек дөньясы өчен зур куркыныч тудырган мал зиратларына, ниһаять, хуҗалар табылырга тора. Дәүләт тарафыннан авыл җирлеге Советы карамагына күчерелергә һәм финансланырга тиеш алар. Кызганыч, әмма әлегә бу вәзгыять хәл ителмәде-көймә комга...
-
Экология. Китапханә. Кеше
Экологик мәсьәләләрне яктырту һәм яшьләрне экологик проблемаларга җәлеп итү максатыннан үзәк китапханәнең уку залында 2012-2014 елларга "Экология. Китапханә. Кеше" дигән программа төзелгән иде... Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 7 декабрь, 2012 97 (9740) санында
-
Урманда
Без сыйныфташлар һәм укытучы апалар белән урманга экскурсиягә бардык. Елга аша чыгып, басу юлыннан урманга юл тоттык. Табигать төрле төскә кергән: сары, көрән, кызыл, кызыл-сары. Каеннар алтын күлмәк кигәннәр. Җиргә сары яфраклар түшәлгән. Имәннәр дә кышка әзерләнә: яфракларын һәм чикләвекләрен җиргә койган. Бу тирәдә кабаннар сукмаклар салып бетергән. Агачларда берән-сәрән...
-
Күрә белик көзнең гүзәллеген
Көз! Һәр тарафта үзгәреш. Күк йөзен әледән-әле болыт каплый, бер ара ялтырап кояш чыга. Халык белми әйтмәгән: көз ае сабый бала кебек- бер елый да, бер көлә. Җилләре дә үзгә көзнең: кырыс, салкын. Көз- тынлык ае. Сандугач тавышы тына, күкеләр дә өзгәләнеп баласын эзләми. Тукран гына һаман хезмәттә. Көз- муллык...
-
Районда 50гә якын куркыныч урын бар
Газетада узган ел әлеге исем астында бер язма дөнья күргән иде инде. Кабатлау, яисә коткы тарату итеп кабул итү кирәкми. Бу бары тик кисәтү, хакыйкатьне раслау гына. Сүзем, район буенча һәрбер җирлектә диярлек булган мал зиратлары һәм алардан янаган себер түләмәсе (язвасы) хакында. Татарстан буенча әлеге куркыныч урыннарның саны 1...
-
Авылыбыз тагын да ямьләнә
Туган авылым Куян табигатьнең сихри гүзәл почмагына урнашкан. Аның унҗиде чишмәсе генә бар. Тау астыннан чыгалар да, Куян җирләре буйлап, Агыйделгә агып төшәләр. Авыл кечкенә генә булса да - үзе төш кенә, район үзәгенә якын булуы да отышлы, үзәк трасса юлы да Куян авылы уртасыннан үтә. Кайсы якка барсаң да...
-
Ямалыны су баса
Узган атнада әлеге яңалык белән мөхәрриятебезгә телефон аша, Тат.Ямалы авылыннан бер ханым шалтыратты. Хәер, яңалык та түгел ул, дөресен әйтергә кирәк, бу сүзләрдә бераз арттыру да бар кебек. Чынбарлыкта исә сүзем районда шактый авыл халкын борчуга салган су мәсьәләсе хакында. Озак уйлап тормый, мөхәрриятебезнең яңа җитәкчесе Илназ Хөҗҗәтов белән Тат.Ямалы...
-
Актаныш авылы гражданнары игътибарына!
Чүп контейнерларын тәртиптә тоту максатыннан, контейнер мәйданчыкларына төзелеш калдыклары, бакча чүбе, мебель һ. б. зур күләмле йорт кирәк-яраклары чыгару тыела. Югарыда санап үтелгән тормыш-көнкүреш калдыкларын тиешсез урыннарга калдыручылар административ җаваплылыкка тартыла. Шуңа күрә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 17 сәгатьтән башлап, 15әр минут интервал белән, Аэропорт, Химиклар+Б.Урманче, Химиклар (Радикал), Химиклар (Энергетик),...
-
Матурлыкка омтылыйк
Без, өлкәннәр, районыбыз үзәгенә барсак, аның матурлыгына, гөлбакча эчендә утыруына сокланып кайтабыз. Актаныш үрнәгендә авылларда да матур йортлар, гаражлар, мунчалар төзиләр. Каралты-кураны матур итеп ныгыталар. Авылыбызда июнь аенда "Җәмәгать үзәге" ачылды. Ихатасына үлән чәчтеләр, төрледән-төрле чәчәкләр утырттылар. Каршыда булгач, озак итеп карап торам. Түбән Камада яшәүче улларым Ирек, Илгизәр ихатасына...
-
Актаныш авылы гражданнары игътибарына!
Чүп контейнерларын тәртиптә тоту максатыннан, контейнер мәйданчыкларына төзелеш калдыклары, бакча чүбе, мебель һ.б. зур күләмле йорт кирәк-яраклары чыгару тыела. Югарыда санап үтелгән тормыш-көнкүреш калдыкларын тиешсез урыннарга калдыручылар административ жаваплылыкка тартыла. Шуна күрә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 17 сәгатьтән башлап, 15әр минут интервал белән, Җинүнең 50 еллыгы, Бүләк, Агыйдел, Х.Такташ, Нур...