Ишеттегезме әле? рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чаллыда 10 яшьлек бала укытучы белән низаг аркасында мәктәпкә ут төрткән
Яр Чаллыда 10 яшьлек бала укытучы белән низаг аркасында мәктәпкә ут төрткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Аныкланганча, укучы профилактик учетта тора.
-
14 октябрь: мөһим вакыйгалар һәм бәйрәмнәр
Бүген ике мөһим вакыйга билгеләп үтелә: Бөтендөнья стандартлары көне һәм Россиядә тыюлык эше хезмәткәрләре көне. Бу даталар тормышның һәм табигатьне саклауның төрле өлкәләрендә стандартлаштыруның мөһимлеген ассызыклый.
-
Каршыгызга квадроберлар килеп чыкса, куркып калмагыз
Урамда, паркларда җәнлекләр кебек киенеп, койрык тагып дүртаяклап йөргән яшьләрне күрсәгез, аптырап калмагыз. Бу әкәмәт күренешне квадроберлар дип атыйлар. Алар хакында министрлар фикер алыша, канун чыгаручылар бу галәмәтне кичекмәстән тыярга тели.
-
Актаныш радиосы тыңлаучылары Актаныш муниципаль театры премьерасы билетларына ия булды
90.00 FM дулкынында эшли башлаган «Актаныш» радиосы бүген тыңлаучылары өчен зур бүләк ясады. Иң актив тыңлаучылар Актаныш муниципаль район драма һәм комедия театры коллективы белән оештырылган туры эфирда театр премьерасына билетка ия булды.
-
Бу ялларда Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә
Республикада яңгырлар явачак, температура төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге
-
Актанышның ике урамында 21, 22 сентябрьдә су бирү туктатыла
Су трассаларында зур авария булу сәбәпле, 22 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтән 23 сентябрь көннең 12.00 сәгатенә кадәр Юл- Дорожная һәм Мәктәп- Школьная урамнарында су бирү туктатылып тора.
-
Бер атна эчендә АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнгән
2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда АИ-95 һәм АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнгән.
-
Башкортостандагы бер шәһәрнең мэры һәм хәрби комиссары контракт төзеп МХОгә китәчәк
Башкортостандагы Сибай шәһәре мэры контракт төзеп МХОгә китәчәк
-
“Бәхет теләгез безгә”: Дилбәр Фәиз кияүгә чыга!
Кичә тәкъдим ясаганнар үзенә. Кияү егете – сәхнәдәше, иҗатташ дусты, күп көйләр авторы Айдар Минһаҗев. Яңа өендә туган көне хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә кунакка чакыргач, Дилбәргә алтын йөзек кидерә.
-
Бүгенге сайлауда райондашыбыз мультиварка отты
Бүгенге сайлауда райондашыбыз Айгөл Нуриәхмәтова махсус номинациядә мультиварка отты.
-
1 сентябрьдән инвалидларны транспорттан көчләп төшергән өчен машина йөртүчеләргә штраф сала башлаячаклар
Машина йөртүчеләр өчен 1 сентябрьдән яңа төр штраф гамәлгә кертелә. Инвалидларны транспорттан көчләп төшергән өчен машина йөртүчеләргә штраф сала башлаячаклар.
-
Актанышның «Җиңү» паркында Германиядә хәрби хезмәт узган райондашларга багышлап һәйкәл куелды
Актанышның «Җиңү» паркында Германиядә хәрби хезмәт узган ветеран райондашларыбызга багышлап һәйкәл куелды.
-
Актанышта Татарстан Республикасы көнендә узачак бәйрәм чараларына рәхим итегез!
30 август, Татарстан Республикасы көнендә Актанышта олысы-кечесе өчен бик күп төрле чаралар уздырыла. Хөрмәтле райондашлар, туган ягыбызга кайткан кунаклар, бәйрәм чараларына рәхим итегез!
-
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә кабат сызым дәресләре укытыла башлый
Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, гомуми белем бирү системасын үстерү буенча масштаблы эшләр алып бара. Соңгы айларда берничә җитди карар кабул ителде, алар актив рәвештә 2024 елның 1 сентябреннән гамәлгә ашырыла башлый.
-
Үзеннән зуррак җәен балыгы тоткан
Чистайда яшәүче Чулман елгасында озынлыгы 2 метр 78 см булган 105,5 килограммлы зур җәен балыгы тоткан.