Яр Чаллыда 10 яшьлек бала укытучы белән низаг аркасында мәктәпкә ут төрткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Аныкланганча, укучы профилактик учетта тора.
- Янгынны административ хокук бозу өчен профилактик учетта торучы әлеге уку йортының 10 яшьлек укучысы чыгарганлыгы ачыкланды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ут төртүнең сәбәбе укытучы белән конфликт булган, — дип шәрехләмә биргәннәр ведомствода.
Әлеге факт буенча тикшерү башланган, ә баланың әнисе РФ КоАП 5.35 маддәсенең 1 өлеше- балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча ата-ана бурычларын үтәмәү буенча җаваплылыкка тартыла.
Нет комментариев