2025 елга чыгуга инфляциягә бәйле рәвештә пенсияләр индексацияләнәчәк
Бу хакта Дәүләт Думасының пленар утырышында Финанс министры Антон Силуанов белдерде. Министр искәрткәнчә, 1 гыйнвардан пенсияләр инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.
2025 елда иминият пенсиясенең уртача күләме якынча 24 мең сум тәшкил итәчәк.
"Арту күләме-быел булачак инфляция дәрәҗәсе. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме киләсе елда якынча 24 мең сум тәшкил итәчәк", - диде Антон Силуанов.
Моннан тыш, Силуанов ассызыклаганча, 1 гыйнварда пенсия түләүләре эшләмәүчеләргә дә, эшләүче пенсионерларга да индексацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев