Әй, язмыш, язмыш! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әй, язмыш, язмыш: Сабыр итәм димә...
Бер-берсенә охшаган да, охшамаган да алар... Кайсы аның баштан кичкәннәре, күңеленең иң тирән почмагына кереп урнашып, үзе дә кагылырга кыймаган авыр истәлекләре турында, «искә төшерүләре хәтәр» дисә дә, теләп сөйли. Кайсы бөтенләй сөйләми... Алар кинәт исеп куйган җилгә дә, кайдадыр еракта ишетелеп киткән тавышка да сискәнеп, дертләп куя. Сөйләгәндә әледән-әле як-ягына карангалап ала. Курку хисе һич тынгылык бирми. Үткәндә калган мәхшәрне оныта алмыйлар, күрәсең.
-
Урал белән чуалу
Күрше авыл кызы Гөлсәрияне бер күрүдән ошаттым. Кызарып пешкән алма кебек сылу кыз. Җырлап җибәрсә, көмеш сулы чишмә чылтыравын, хәтта сандугачлар сайравын да тыңлаган кебек буласың.
-
Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, диләрме?..
Хатын кызны гөл иткән дә, Көл иткән дә ир-ат, югыйсә. Тәрбияләп, назлап торсаң гына Бакчаларда матур гөл үсә.
-
Байлар да елый
Поезд алга ургый. Янымда утыручы ике ханымның тавышы да, тәгәрмәчләр агымына кушылып, келдер-келдер колагыма агыла: — Авыр, ямьсез замана. Мин дә бәхетсезләрнең бәхетсезе ... — диде аның тәрәзә буенда утырганы, авыр көрсенеп. — Әй, битәрләдем дә инде Азатны... Бигрәк тәмсез телләндем.
-
Ришвәтле туй
Озын-озак юл буенча Гөлләрия белән Финат сөйләшеп тә көлешеп кайта торгач, ир белән хатынга юлның озынлыгы да артык сизелмәде. Көзге көн дә җылы гына тора. Бу чакта яңгыр яуса да аптырарлык түгел, иң мөһиме – юл коры булды. Ерак юлда иске генә машиналары да сынатмады. Гөлләрия руленә ябышып барган иренә күз кырые белән генә хуплагандай карап алды да карашын иксез-чиксез басу-кырга күчерде. Исән-имин кайтып җитеп киләбез, әтисе, маладис, янәсе.
-
Җиңгинең кайнанасы әүлия, ә минеке аҗдаһа!
“Кешенең кайнанасы анасы төсле әйбәт, нишләп миңа гына аҗдаһа эләкте икән дип аптырыйм”, - дип зарлана бер килен.
-
Әй, язмыш, язмыш: Әнкәй-бәгърем, эчмә инде!
Гүзәл затка хәмер аеруча зарарлы.Хатын-кызлар арасында эчкечелек зур тизлек белән тарала. 2021 елда ул, аннан алдагысы белән чагыштырганда, 7 процентка арткан. Бу күрсәткечтә табибка мөрәҗәгать итмәгән, яшереп эчкәннәр исәпкә алынмаган, билгеле.Ә гүзәл затларның бу сырхавы, гадәттә, чит күзләрдән яшеренгән була.
-
Акчаны мулла урлаганмы?
Бер кеше мәҗлескә мулланы чакыра. Мулла киткәч, акчалары югалуы билгеле була.
-
Сюрприз булган инде!
Әхсән абзыйның хаклы ялга чыгу уңаеннан корылган табын әле кыза башламаган. Җыелган кунаклар очрашу хөрмәтенә берәр чәркә "утлы су" йотып, тамакларын чылатып алгач, котлаулар башланырга тиеш. "Көн тәртибе"нең бу пункты үтәлде.
-
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ БИРСӘ ДӘ БИРӘ ИКӘН
Аллаһы Тәгалә бирәсе килгән колына чыгарып куя юлына дигән сүзләр дөрес була икән. Апам сөйләгән вакыйгаларның берничәсен языйм әле.
-
Көлә, көлә, хәлләр бетә!
Көлеп яшик! ...Ничәнчедер минутта табибларның берсе: “Бетте шикелле” , – дип пышылдаган. Һәм соңыннан ачыклануынча, шул сүзе белән ирне үлемнән алып калган.
-
ЭКСТРАСЕНСКА БАРУ
Район үзәгенә экстрасенслар килә икән дигән хәбәр ишетелгәч тә, бар халык «жуу» итте. Күпләр мәдәният йортының билетлар сатыла торган касса тәрәзәсе янына ябырылды. Билет хакының кыйммәтлегенә карамыйча мин дә хатын белән икебезгә ике билет сатып алдым. Имеш, бу экстрасенс бик куәтле, любой чирне «ә» дигәнче юк итә.
-
«Шайтан таягы»
Хәзер Гобәй абзагызның телендә шул бер сүз – кияү балакайлар!
-
Әй, язмыш, язмыш: Эчүе бик озакка киткәндә авылдан әниләрен берничә тапкыр чакырттым
Борчуларны, үпкәләрне эчкә җыймаска кушалар, аннары чир булып чыга диләр, шуңа язам сезгә. Күңелдәгесен ничек булса да бушатырга бит инде.
-
«Көтүләрең бушкадыр, исән булса, бер хәбәре килер иде»
И, безнең авылмы, җәмәгать, безнең авыл безнең авыл инде ул. Бик зур, бик бай тарихлы авыл. Кайсы гына йортны алсаң да, шул йорт хуҗаларының язмышыннан хикәя, хикәя генә түгел, повесть язарга була.