Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшь гаиләләргә шәхси йортлар төзеп бирелә
Социаль ипотека программасы буенча Актанышның Нөркә бистәсендә 22 шәхси йорт төзелә. Узган атнада шуның 10ысы, документлары Дәүләт торак фонды таләп иткәнчә тәртипкә китерелеп, файдалануга тапшырылды. Бу көнне бәхетле яшь гаиләләр әлеге йортларның ачкычларын алдылар. Мәһабәт йортларны Равил Ярмиев җитәкчелегендәге "Газстройсервис", Асыл Шәяхмәтов җитәкләгән "ПМК" һәм Альберт Галимовның "Ремстройдом" оешмалары төзеп...
-
Чуракайда Киров урамында яшәүчеләр “Бердәм Россия” партиясенә һәм Рима Минһаҗевага рәхмәтле
18 июльдә Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Анда безнең районнан Чуракай авыл җирлеге башлыгы Тимергази Хәсәнов, Чуракай китапханәсе мөдире Рима Минһаҗева катнашып, диплом һәм 580 мең сумлык грант белән бүләкләнделәр. "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча...
-
Олыимән авылының зур төзелеше
Олыимән авылының буасы 1986 елда ПМК-6 оешмасы тарафыннан куллануга тапшырылган булган. 28 ел халыкка хезмәт иткән әлеге корылма соңгы елларда нык кына таушалган. - Быелгы язда ташу төшкән булса, буаны агызып алып китәр иде. Ә су юлы түбәндәрәк Югары Яхшый буасына илтә. Шул сәбәпле аңа да зур зыян салынган булыр...
-
Республика программалары яңарып тора
Төзелеш буенча дәүләт программаларының бүгенге көнгә кайсылары актуаль, алар нигезендә республикада күпме күләмдә эш башкарылган? Районнарның массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен әнә шундый темага багышланган пресс-конференция уздырылды. Ул Казанда "Татмедиа" ААҖнең брифинг-залында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында үтте. Быелгы планга кертелгән күпфатирлы йортларны ремонтлау 15 сентябрьдә...
-
Бүгенге көнгә 10мең 672 квадрат метр торак төзеп тапшырылган
Район буенча 17мең квадрат метр торак тапшыру быелга җиткерелгән бурыч булып тора. Аеш, Югары Яхшый, Күҗәкә, Киров, Усы, Мәсәде, Чалманарат авыл җирлекләрендә әлегә кадәр бер йорт та тапшырылмаган. Шул ук вакытта районның уртача күрсәткеченнән түбәнрәк булган авыл җирлекләре дә бу эштә сүлпәнлек күрсәтәләр. Алар - Кәзкәй, Иске Богады, Теләкәй, Түке,...
-
Берсе тәнне, икенчесе җанны дәвалый
6 июнь көнне - сабантуй бәйрәмнәре алдыннан районда берничә социаль объект кулланышка тапшырылды. Халык өчен Республикада халыкка беренче медицина-санитар ярдәмен камилләштерү программасы эшли. Шуның нигезендә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырыла, күбесе капиталь төзекләндерү уза. Чалманарат авылындагы фельдшер -акушерлык пунктының бинасы да 1971 елда ук салынган һәм ул бик нык искергән...
-
Бүләк бистәсендә мәчет салына
Актанышның Бүләк бистәсендә мөселман-кардәшләребезнең матди булышлыгы белән 2012 елда Аллаһ йортына нигез салынган иде. Аллаһ ярдәме белән мәчет төзелеше дәвам итә. Милли бәйрәмебез - Сабантуйга хәтле аның түбәсен ябарга ниятлиләр. Үз өлешен кертеп, саваплы гамәл кылырга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр дә булдырылган. Районның үзәк Җәмигъ мәчетендә һәм Сәүдә йорты (элекке универсам)...
-
"Самый благоустроенный населенный пункт Республики Татарстан"
Подведены итоги Республиканского конкурса "Самый благоустроенный населенный пункт Республики Татарстан" за 2013 год. Всего в конкурсную комиссию было представлено 43 конкурсных материала по 8 номинациям. Подсчет баллов конкурсантов проводился в соответствии с Порядком проведения конкурса, утвержденным соответствующим приказом Министерства (от 02.012.2013 № 122/о "Об утверждении Порядка проведения республиканского конкурса "Самый...
-
Киләчәктә авыл урамнарына асфальт түшәү дәвам итәчәк
Иске Айман авылы җирлегендә 2 мәктәп, 2 мәчет, 1 мәдәният йорты, 1 балалар бакчасы, 2 фельдшер-акушерлык пункты, 3 авылга 4 зираты бар. 3 авылны бер җирлеккә берләштергән авыл Советының, җирле халыктан кала, бөтен байлыгы шул. Күптән түгел биредә район хакимият башлыгы Фаил Камаев халык белән очрашып сөйләште. Әлеге очрашуның төп...
-
Җәмәгать үзәге ишекләрен ачты
2013 ел Күҗәкә авылы өчен тагын бер истәлекле вакыйга белән тарихка кереп калды. Монда, озакка сузылган реконструкциядән соң, яңа җәмәгать үзәге ачылды. Авыл кешеләре аны Яңа ел бүләге итеп кабул иттеләр. Моңа кадәр мәдәният йорты, китапханә һәм элеккеге хуҗалык идарәсе урнашкан бина танымаслык булып үзгәрде. Хәзер ул авыл клубы, җирлек...
-
Бергәләп төзекләндерик
Мөселман кардәшләребез, авылдашларыбыз! Яңа Әлем авылы каршындагы мәхәллә мөселманнары тарафыннан 22 ноябрь, җомга көнне, җомга намазыннан соң авылның имам хатыйбы Илшат Мирзасалихов рәислегендә, әгъзалары Азат Сәрвәров, Равил Хаҗиев, Кифарис Салихов һәм Гатуф Бәдрәшитов катнашында авылның мәхәллә утырышы уздырылды. Утырышта фәкать бер мәсьәлә карап үтелде, ул да булса, авылның зиратлары, бигрәк...
-
Капремонт программасы
2014 елга кайсы мәгариф учреждениеләренең капремонт программасына керүләре ачыкланды. ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татар Суыксуы урта һәм Күҗәкә, Иске Богады, Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәпләре төзекләндереләчәк һәм бу максатка 47.7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
-
Авыл халкы күптән көтә иде
Узган елның шушы чорында газетабызда "Усы халкы көтә, ышана..." исеме астында, авылдагы социаль объектларының аянычлы хәле хакында язма дөнья күргән иде. Авыл халкының ышанычы, көтүе юкка булмаган икән. Шушы көннәрдә биредә мәдәният йортын, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пунктын берләштергән яңа Җәмәгать үзәге куллануга тапшырылды. Иске мәдәният йорты бинасын 70...
-
Усыда яңа объект
-
“Мәктәпләрне капиталь ремонтлау”
Республика программасы кысаларында быел Татарстанның 160тан артык мәктәбе төзекләндерелде. Аларга түбәләрен, тәрәзәләрен, тышкы һәм эчке ишекләрен алыштыру, җылылык , канализация системасын карау, мәктәп янын тәртипкә китерү, матурлау кебек эшләрдән чыгып бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, безнең районның Мари Суыксу мәктәбе капиталь ремонт буенча республикада I урынны алды.