Актанышта хезмәт алдынгылары бүләкләнде
Татарстан Республикасында хезмәт нәтиҗәләре югары бәяләнде: берничә хезмәткәргә мактаулы исемнәр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы буенча:
-
“Актаныш муниципаль районы контроль-хисап палатасы” рәисе Яинова Мәрьям Мөхәмәд кызы “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
-
“7 нче санлы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы” җитәкчесе Харисова Әлфирә Максүт кызы “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” исемен алды.
-
“Спорт мәктәбе” көрәш тренеры Әнваров Ильфир Ильфат улы Татарстан Республикасы Рәисенең рәхмәтенә ия булды.
-
“ТСК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять каток машинисты Басыров Диләис Алтаф улы Рәиснең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе карары белән:
-
“Актаныш технология техникумы” белем бирү мастеры Сәйфетдинов Илфак Ильяс улы авыл хуҗалыгы тармагы һәм һөнәри белем бирү үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары:
-
Муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Гилаева Миләүшә Зөфәр кызы;
-
“Батыр” Спорт мәктәбе көрәш тренеры Сираев Раиль Хәләф улы;
-
“Батыр” Спорт мәктәбе өстәл теннисы тренеры Солтанов Булат Флүн улы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы буенча:
-
Авыл хуҗалыгы тармагында күпъеллык тырыш хезмәтләре өчен мактау кәгазе: Галеев Ильфат Әхмәтвәли улы, Гараев Радик Ралиф улы, Галиев Илдус Рафаэль улы.
-
Авыл хуҗалыгы тармагында күпъеллык хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары: Насипова Фидәлия Мирзаһит кызы, Сәлихянова Илсөя Шәрифҗан кызы, Хабиров Рәдис Әбүдәр улы.
Хезмәт алдынгыларының һәркайсы Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур хезмәт кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев