“БлагоДарение» фонды президенты Фәрит Салиховка “Актаныш муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен “БлагоДарение» социаль инициативалары һәм яшь буынга ярдәм итү хәйрия фонды президенты Салихов Фәрит Муллагали улына “Актаныш муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде.
Бүген Актаныш район Советының 2024 елга йомгак, 2025 елга бурычлар билгеләүче сессиясендә тагын бер райондашыбыз “Актаныш муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул - “БлагоДарение" социаль инициативалары һәм яшь буынга ярдәм итү хәйрия фонды президенты Салихов Фәрит Муллагали улы. Әлеге мәртәбәле бүләкне Фәрит Муллагали улына Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен тапшырдылар.
Актаныш районының төрле елларда «Актаныш районының Мактаулы гражданы» исеменә лаек булган шәхесләр:
- Шәймиев Минтимер Шәрип улы
- Мөхәммәтов Баязит Шәймардан улы
- Билалетдинов Имаметдин Низаметдин улы
- Ишморатов Риза Фәхретдин улы
- Бартенев Владимир Василий улы
- Нургалиев Фидаил Сәет улы
- Авзалова Әлфия Авзал кызы
- Сафин Сәлих Гарифулла улы
- Кулиев Кәшби Закирҗан улы
- Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы
- Салихянов Рәүхәт Сәлихян улы
- Сәлахетдинов Гадел Касыйм улы
- Заманов Миргаяз Заман улы
- Тәхаутдинов Шәфәгат Фәхрази улы
- Фәрдиев Илшат Шәех улы
- Шәфиков Ягсүф Дулмоган улы
- Вахитов Вәсим Хуҗаҗан улы
- Фаттахов Энгель Нәвап улы
- Гарипов Ринат Шәрип улы
- Солтанова-Жданова Фирая Рифкат кызы
- Сәетов Мирсәлим Мирсәет улы
- Әмирханов Мөнир Мәснәви улы
- Камаев Фаил Мисбах улы
- Бариев Фагиль Әбил улы
- Мустафин Альберт Фәндус улы
- Җәлилов Дамир Әмин улы
- Вәлиев Тәфкил Вәли улы
- Шакиров Вазыйх Фатыйх улы
- Абдуллина Нурфика Абдулла кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев