Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

Актаныш районы китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Бүген, 27 май – Гомумроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Актаныш районы китапханәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!

Актаныш районы китапханәчеләре мәдәни кыйммәтләрне үстерү юнәлешендә актив эшли. Китап - белем чыганагы. Ә китапханә - серләр дөньясы. Анда рухи байлык, тарих, әкият геройлары яши. Күпләр китапханәчеләр эшен бик җиңел  дип күз алдына китерә. Әмма чынында бу алай түгел. Бүгенге көнне заман таләпләренә туры килеп, китапханәче эшен башкарыр өчен интернет белән бергә атларга, сүз остасы, психолог, хәтта педагог булырга кирәк.

Китапханә – китап йорты

Нинди йорт бу – нур чәчеп тора,

Эченә керсәң, күпме хәзинә!

Киштәләрдә акыл, аң –белем…

Бу серле йорт була китапханә.

Китап йорты, китап дөньясы …

Һәркем өчен ачык ишеге.

Чакырып тора олысын – кечесен –

Китап сөйгән һәрбер кешене.

Күпме серне саклый бу якты йорт,

Китапларда күпме мәгълүмат!

Тарихлардан калган ядкарьләр,

Гасырлардан килгән әдәбият.

аршы ала безне Тукай үзе

Хәсән Туфан, Пушкин, Толстойлар

Кол Галиләр, Мәҗит Гафурилар,

Бөек шәхес, олуг остазлар.

Китапханәче безне алар белә

Очраштыра, таныштыра.

Күңелләргә җепләр сузып,

Дуслаштыра, кавыштыра

Гасыр арты гасыр үтсә дә,

Һич югалмас бу хәзинә.

Нур өләшеп күңелләргә,

Мәңге яшә, китапханә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев