Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районыбызның мөмкинлеге чикле кешеләре республикакүләм йөзү ярышыннан җиңүләр алып кайтты

22-24 нче сентябрь көннәрендә Казанда төрле категориядәге инвалидлар арасында йөзү буенча ТР Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 12 шәһәреннән һәм районыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашты.

Республикакүләм бәйгедә Актаныш районыннан 16 мөмкинлеге чикләнгән спортчыбыз көчләрен сынады. Республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән спортчылар арасында безнекеләр осталык һәм җитезлек буенча алдынгылыкны бирмәделәр.

Ярышлар 20 яшькә кадәрге һәм 20-50 яшьлекләр арасында берничә төр дистанциядә ирекле  һәм аркада йөзү буенча барды.

- Инвалидларны ярышларга катнаштыру аларның бертөрле тормышын кызыклы итә. Мин республика ярышларының планын алдан ук белешеп, районнан кемне катнаштырып була- барысын да барлап торам. Иң мөһиме- соңга калмыйча заявка җибәрү,- ди оештыру эшләре белән безне таныштырып инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова. 

Бу ярышлар яңа спортчыларны ачыкларга ярдәм итә җитәкчегә.

Әйтик, Кәзкәй авылыннан Рәмзил Нәҗмиев Усыдан Айназ Галиәхмәтов  кебек яшьләр әле республика бәйгесенә беренче генә тапкыр барсалар да команданың ныклы үзәгенә әверелгәннәр. "Алдагы ярышларга да катнашабыз" дип, үсенеп, сөенеп кайттылар Казаннан, ди Фәйрүзә апа алар турында.

Чалманарат авылыннан Фларис Миргаязов та өлкән яшьтә булуына карамастан.  Тәүге тапкырдан ук уңышлы гына чыгыш ясый, мактаулы урыннар алуга ирешә.

Йөзүче спортчыларыбызны, команданың лидеры Фәрүзә Сөнгать кызын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз. Сездән тагы да сөенечле хәбәрләр көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев