Такталачык авыл башлыгы Уфада ультрамарафонда 8 сәгать йөгереп кайтты
23 августта Башкортостан башкаласы Уфа шәһәрендә «Уфа ожерельесы» йөгереше сериясенең чираттагы этабы узды. Ультрамарафонда Башкортостан, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Ханты-Мансий автоном округы йөгерешчеләре белән бергә райондашыбыз, Такталачык авыл җирлеге башлыгы, Куян авылында яшәүче Илнур Хуҗин да катнашты.
Марафончылар 8 сәгать дәвамында, старттан финишка кадәр 63 км ераклыкка йөгергән. Бик күп йөгерешчеләр белән башланган марафон финишына барысы 27 кеше барып җитә алган. Илнур Хуҗин бирешми, иң көчлеләр белән 26 нчы булып финишка килә.
Куянлылар Илнур белән бик горурланалар, гаиләсен дә спортка тартуын хәбәр иттеләр, әтиләре белән мәктәп укучылары булган ул һәм кызы да даими төстә төрле марафоннарда катнашалар.
Райондашыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз,
алга таба да сәламәт яшәү рәвешен юлдаш итеп авылдашларга үрнәк күрсәтеп яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев