Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

XIX авыл Cпартакиадасы катнашучылары Актанышта тиз шахмат уйнауда көчләрен сыный

Бүген Актанышта Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» XIX авыл Cпартакиадасы кысаларында шахмат ярышы башланды.

           Республикабызның төрле районнарыннан килгән җыелма командалар Актаныштагы Балалар иҗат үзәгендә бүген һәм иртәгә тиз шахмат буенча осталыкларын сыный. Командалар составы 3 ир-егет һәм 1 хатын-кыздан тора, әмма уен ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым уза.

Бәйгегә 18 яше тулганнар гына катнаша ала. 

          Шахмат ярышының максаты- Татарстандагы авыл районнарында шахмат спортын үстерү, уенчыларның спорт осталыгын арттыру, иң көчле шахматчы команданы ачыклау. 

Шахмат ярышына йомгак иртәгә, 23 октябрьдә ясалачак. 

 

 

           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев