Актаныш тег белән яңалыклар
-
Яңгыраячак соңгы кыңгырау!
Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
-
Сез безнең беләнме?
Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән!
Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.
-
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 11 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Хәерле яңгырлы иртәләр белән, дуслар! Көнегез ямьле, кәефегез кутәренке, йөрәгегез мәхәббәтле, күңел күгегез аяз, җаныгыз тыныч, эшегез унышлы булсын!
-
Полиция белән узыш оештырсаң... Харап буларсың, иптәшкәй!
Казанда исерек шофер ЮХИДИ таләбе буенча туктамаган һәм полиция белән узыш оештырган.
-
Сыерсыз авыл - сусыз коега тиң
Авылда яшәп, эш көчендә булган хуҗаның сыер малы асрамавын ни дип аңлатып була?
-
Кура җиләген бәйли беләсезме?
Гадәттә, бәйләүнең өч төре кулланыла: шпалера, җилпәзә һәм казык ысуллары.
-
Монолиоз – бакчачыларның баш бәласе
Язын чир былтыргы җимеш калдыклары, зарарланган яфраклар аша үрчергә мөмкин. Быелгы яз бу чир таралуга уңай шартлар тудырды. Бакчаны ничек сакларга соң?
-
«Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар...» (хикәя)
– Эшләр шәп түгел бит әле, малай... Шушында яткан килеш кенә үләрмен, ахры...
-
Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда тантаналы парад узды
Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган якташларыбызга ихтирам-хөрмәт, хәрби даныбызга - шөһрәт йөзеннән булды ул!
-
Актанышта – Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Илебездә кебек үк, Актанышта да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур, тантаналы чаралар узды. Аларны безнең мөхәрриятнең фотохәбәрчесе Раил Харисов тарих сәхифәләренә теркәп барды. Иҗади төркемебез бәйрәмнән кызу һәм җитез репортажлар ясады.
-
Бу атнаны йолдызлар безгә ниләр вәгъдә итә?
9-15 майларга йолдызнамә!
-
Бөек Җиңү көнендә Актаныш урамнарыннан "Үлемсез полк" үтте
Традиция буенча, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калу, үз тормышын кызганмыйча Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән һәр кешене искә алу акциясе– «Үлемсез полк» йөрешендә актанышлылар быел да актив катнашты.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 10 май!
Исәнме, Актаныш! Күңелегез матур гөлләр булып чәчәк атсын. Йөрәгегез сөю-наздан тулып торсын, ә көткән хыялларыгыз чынга ашсыннар! Сишәмбе иртәсе хәерле булсын, дуслар! Сезгә күңелле мәшәкатьләр, көтелмәгән сөенечләр, яхшы хәбәрләр, кабатланмас мизгелләр, күтәренке кәеф бүләк итсен. Сау-сәламәт булыгыз!