"Саумы, дөнья!", саумы, 10 май!
Исәнме, Актаныш! Күңелегез матур гөлләр булып чәчәк атсын. Йөрәгегез сөю-наздан тулып торсын, ә көткән хыялларыгыз чынга ашсыннар! Сишәмбе иртәсе хәерле булсын, дуслар! Сезгә күңелле мәшәкатьләр, көтелмәгән сөенечләр, яхшы хәбәрләр, кабатланмас мизгелләр, күтәренке кәеф бүләк итсен. Сау-сәламәт булыгыз!
ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА:бу көнне туган - Камил Фасиев, дәүләт эшлеклесе, галим; Исмәгыйль Милушев, «Ак Барс» хоккей клубына нигез салучы тренер; Мәхмүт Нигъмәтҗанов, фольклорчы; Марсель Гафуров, язучы һәм журналист; Рәмзия Закирҗанова, Кариев театры актрисасы, ТР атказанган артисты; Фәрит Хөсәенов, татар опера җырчысы (тенор).
РОССИЯДӘ:Китап палатасы барлыкка килгән.
ДӨНЬЯДА:2008 — Аурупаның иң зур вулканы — Этна активлашты. 9 тормыш көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев