Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Курскидан солдат хезмәтеннән кайткан Данияр Сәлахов: Армия- бөтен ситуациядән чыга белергә өйрәтте

Актаныш районы хәрби комиссариатында күптән түгел армия хезмәтеннән кайткан солдат-якташларыбыз белән очрашу узды. Илчебай авылы егете Данияр Сәлахов Курск өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын үти. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. «Армия- бөтен ситуациядән чыга белергә өйрәтте», ди ул.

Актаныш районы хәрби комиссариатында узган очрашуда әле солдат киемен салырга өлгермәгән якташларыбыз кайда һәм ничек хезмәт итүләре, бер ел эчендә алган тормыш дәресләре турында сөйләделәр. Россия армиясе — тормыш һәм батырлыкның абруйлы мәктәбе ул. Якташларыбыз фикеренчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларда «Хезмәт итәргәме, юкмы?» дигән сорау туарга да тиеш түгел, бу бит һәр ир- егетнең Ватан алдындагы изге бурычы.

Илчебай авылы егете Данияр Сәлахов моннан төгәл бер ел элек, көзге чакырылышта, 2023 елның 25 октябрендә Казаннан Иваново шәһәренә өч айга өйрәнүләргә җибәрелә. Һава десанты гаскәрләренә эләгә. Бер ел эчендә унбер тапкыр күк белән җир арасындагы чакрымнарны йөрәге аша үткәрә, парашюттан сикерә. 

Февраль аенда Даниярны Ивановоның икенче частена күчерәләр, ул машина йөртүче булып хезмәт итә башлый. Актаныш технология техникумында укыганда төрле категория техника белән идарә итү таныклыгын алган егет кайда билгесәләр дә сынатмый. Үзен төрле яклап үрнәк итеп күрсәткән куркусыз авыл егетен 25 майда Курскига җибәрәләр. ивановога килгәндә татарстаннан 12 егет була алар, Курскига Даниярның үзен генә җибәрәләр.

Без, барлык солдатлар, нинди генә ситуация була калса да, аңа һәрвакыт әзер идек, командир нәрсә әйтә шуны эшләдек. Кечкенәдән үк парашюттан сикереп карыйсым килде, хыялым тормышка ашты. Һава десанты гаскәрләренә эләктем, беренче тапкыр парашюттан сикергәндә нәрсә икәнен аңламадым, икенчесендә кыен булды, аннан соң өйрәндем. Ә Курскида машина йөрттем, хәрби кораллар, снарядлар ташыдым, гаубицаны сөйрәтеп тиешле урынга илттем. Фронт линиясе аша теге якка чыгып яралы солдатларны үзебезгә алып кайттым.

Курыкмадыңмы?

Анда курку хисе югала.  Сиңа ничек әйтәләр, син шуны эшлисең. Я син аларны, я алар сине инде, коралыңны тотып алга таба чабасың.

Данияр үзенең Курскида икәнен ике айлап әти-әнисенә әйтми, элемтә начарлангач, мине югалтмагыз, дип хәбәр бирә.

Якташыбызның намуслы хезмәте командование тарафыннан югары бәяләнә, Данияр Сәлахов «Хәрби бурычны намуслы үтәгәне», «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Егет кешенең бурычы- армиягә бару, качып йөрмәү дип уйлыйм. Армиядә булу кыюлыкны арттырды, куркып- югалып калмаска, бөтен ситуациядән чыга белергә өйрәтте, ди Данияр.

Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев