Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Актаныш хәрби комиссариатында Курск, Белгород һәм Севастопольдә хәрби хезмәттә булган егетләрне каршыладылар

Бүген Актаныш районы хәрби комиссариатында Курск, Белгород һәм Севастопольдә хәрби хезмәттә булган якташ срочникларыбыз белән очрашу узды. Армиядән яңа гына туган якларыбызга аяк баскан якташларыбызны Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев һәм хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов зур горурлык хисләре белән каршы алды.

Бүген, 31 октябрьдә хәрби комиссариатка узган көздә армиягә хезмәткә киткән егетләр килде. Шушы көннәрдә генә алар Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп туган ягыбызга исән-сау кайтып җиттеләр. Якташларыбыз бер ел хезмәт итү дәверендә бик нык үзгәргәннәр: кыюланганнар, җитдиләнгәннәр, ныгып чын ир-егет рәвешен алганнар. 

Хезмәт иткән төбәкләре генә дә якташларыбызның нинди кырыс шартларда булулары турында ачык сөйли.  Илчебай авылы егете Данияр Сәлахов Курскида, Күҗәкәдән Фәнис Фәррахов Белгородта, ә Аешта туып-үскән Николай хәрби диңгез флотында- Севастопольдәге Кара Диңгез флотында армия елын лаеклы үтәләр. 

 Егетләр бер ел эчендә хәрби һөнәргә өйрәнеп кайткан, хәтта карашларына кадәр үзгәргән. Зурларча фикер йөртәләр, җаваплылык хисе сизелеп тора. Әлеге сыйфатлар кешегә, бигрәк тә ир-егеткә аеруча кирәк. Чын ир-егетләр булып өлгергәннәр. Сезгә алдагы тормышта уңышлар телим. Туктап калмагыз, үз өстегездә эшләгез, лаеклы белем алып илебезнең, Актанышның лаеклы гражданнары булып ныгып җитегез. Армиядә хезмәт итү бүген күп кенә өстенлекләр бирә, эшкә урнашканда хәрби билеты булган, армиядә хезмәт иткән, хәрби бүләкләре булганнарга юллар тизрәк ачыла,-диде Ленар Әхмәтҗанов.

Илшат Габдулхаев Ватан алдында изге бурычларын намус белән үтәгән егетләргә район башлыгы һәм үз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сезнең кебек егетләр аркасында илебез халкы тыныч күк йөзе астында яши. Барысы да армиядән качып йөрсә, илебездә атмосфера икенче төрле булыр иде.

Сез туган илебезне саклудан курыкмадыгыз, чын егетләрчә солдат елын үттегез. Туган ил ул- әти-әнидән, якыннарыңнан, балалар бакчасыннан, мәктәптән, туган авылдан башлана. Борын-борыннан егет кеше илне сакларга тиеш, дигән фикер яшәп килә. Бу чыннан да шулай. Бик күп яшьләргә уңай үрнәк сез,- диде Илшат Илфат улы.

Очрашуда әле солдат шинелен дә салырга өлгермәгән егетләр хезмәт итү шартлары турында сөйләделәр, армиянең кыюлык, югалып калмау, нинди генә ситуация туса да, аннан чыга белү кебек сыйфатларны тәрбияләвен әйттеләр. Яшьтәшләрен һәм армиягә барачак егетләрне хәрби хезмәттән качмыйча, Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә чакырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев