Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Биеккә, югарыга, Йолдызлыкка

13 мартта районыбызда "Созвездие-Йолдызлык" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төбәкара бәйгесе гала-концерты узды. Сайлап алу турында 551 бала катнашты, 206 номер каралды. Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнары йолдызчыклары Актаныш сәхнәсендә кабынды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронаты астында уза. Быел аның статусы дөнья югарылыгына күтәрелде. Унҗиде еллык бай тарихы булган...

13 мартта районыбызда "Созвездие-Йолдызлык" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төбәкара бәйгесе гала-концерты узды. Сайлап алу турында 551 бала катнашты, 206 номер каралды. Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнары йолдызчыклары Актаныш сәхнәсендә кабынды.
Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронаты астында уза. Быел аның статусы дөнья югарылыгына күтәрелде. Унҗиде еллык бай тарихы булган фестиваль белем бирү, фән һәм мәдәният эшләрен берләштергән Берләшкән Милләтләр оешмасының махсус учреждениесе ЮНЕСКО канаты астында да камилләшә, иҗат итә хәзер. Актаныш сәхнәсендә ясалган чыгышларны федераль каналдан - үзәк телевидениедән Россия төбәкләре дә карый алачак. Шунлыктан, "Йолдызлык"ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәр чыгышны энә күзеннән дикъкать белән үткәрде.
5 яшьтән алып 21 яшькә кадәр катнашучылар вокал (ялгыз жырчылар һәм ансамбльләр), бию һәм конферанс кебек өч төп номинация буенча көч сынашты. Коллектив мөгаллимнәре өчен махсус түгәрәк өстәлләр уздырылды.
- Россия югарылыгында үтүче бәйгеләр күп төрле, игътибарга алсаң, алар инде җитлеккән, әзер талантлар белән эш итә. Ә "Йолдызлык"та оештыручылар, бердәм команда булып эшләүче талантлы шәхесләребез районнарга чыгып, балаларның чыгышларын карап, һәр елны яңа талантларны ача, яңа йолдызларны кабыза. Бу яктан фестиваль - тиңсез хәзинә. Актанышка килеп, безнең балаларның әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирүегезгә зур рәхмәт, киңәшләрегез, һөнәри осталык белән уртаклашуыгыз аларны тагын да югары баскычка күтәрә, иҗатка илһамландыра. Ә сезнең 17 еллык хезмәтегез артында күпме нерв киеренкелеге, күпме финанс чыгымнарын хәл итү өчен акча табулар, кабатланмас сәхнә бизәлешен оештыру, тынгысыз хезмәт, өзлексез командировкалар тора. Балаларга эшләгән игелекле хезмәтегез үзегезгә дә игелек булып әйләнеп кайтсын, - дип, район башлыгы Фаил Камаев, тантананы ачып, оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
- Кадерле дуслар! Бүген сәхнәдә XXI гасырның бәхетле балалары. Без үскәндә мондый проектлар юк иде. Киң, иркен, бар шартлар тудырылган. Һәр районда мәһабәт мәдәният йортлары. Искиткеч! Укытучылар бик тырышып эшлиләр, балалар бик югары әзерлекле, - дип, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры - жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина да хәер-фатихасын бирде.
- Актаныш якты, матур кешеләре белән җәлеп итте. Иң зур байлыгыгыз - талантлы, сәләтле балалар. Әти-әниләр, балаларыгызга дөрес тәрбия бирүегезгә рәхмәт! - дип, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр тапшырулары мөхәррире Резидә Хәсәнова үз фикерен белдерсә, Мәскәү сәхнә тәжрибәсе үзәге житәкчесе, хореограф-куючы Владимир Аносов: "Балачак - олы тормышка юл башы, "Йолдызлык" ул сәяхәтне гүзәл, шатлыклы, нәтиҗәле һәм кабатланмас әкияти мизгелләр белән баета", - диде. Татарстан Дәүләт жыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова: "Балалар, сезне Казанда көтәбез", - дип, яңа җиңүләргә рухландырды.
Җиңүчеләргә төп бүләк - 10-14 апрельдә Казанның "Уникс" концертлар залында узачак суперфиналга юллама!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев