Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстанда алдагы көннәргә ҺАВА ТОРЫШЫ билгеле булды

Алдагы 10 көндә Татарстан территориясендә уртача көнлек температура нормадан 1 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте. "Киләсе атна урталарыннан уртача һава температурасы нормага киләчәк", - диде Ирина Трущина. - "Безгә...

Алдагы 10 көндә Татарстан территориясендә уртача көнлек температура нормадан 1 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте.
"Киләсе атна урталарыннан уртача һава температурасы нормага киләчәк", - диде Ирина Трущина. - "Безгә җәй килде инде, әмма ул бераз салкынча гына", - дип тәгәенләде белгеч.
Моннан тыш, Татар-информ хәбәр итүенчә, белгеч "Көз җылы булырмы?" дигән сорауга да җавап бирде.
"2010 елның эссе җәеннән соң булган фаразлар күрсәткәнчә, артык эссе җәйдән соң салкын кыш килү ихтималы 50 гә 50 генә. Шуңа да июльдә эсселәр башланып, шундый һава торышы сентябрьгә кадәр сакланыр, дип әйтеп булмый. Хәзер бу сорауга җавап бирү кыен", - диде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев