Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Күҗәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар.

 

Нурфика Абдулла кызы районыбызның сугыш дәһшәтләрен кичергән бүгенгә бик аз санда исән-сау калган ветераннарның берсе. Шәфкать туташы сыйфатында ул госпитальләрдә бик күп яралы солдатларны савыктырып, батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән. Сугыштан соң бөтен гомерен Күҗәкә авыл җирлеге кешеләрен  дәвалауга багышлый.

Тантаналы вакыйга уңаеннан Әлфия Гомәр кызы юбилярга Россия Президенты В ладимир Путинның һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырды. Ленар Зарипов үзенең рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, Татар Суыксуы табиблык амбулаториясе мөдире Наилә Әминова да өлкән коллегаларын бәйрәм белән тәбрикләделәр. 

Бүген Нурфика Абдуллина йорты гөрләп тора, юбилей уңаеннан биредә гаиләнең дүрт буыны бергә җыелды. Балалары, оныклары Һәм оныкчыклары әниләрен, әбиләрен һәм карт әбиләрен бик яраталар, аның бай, матур, абруйлы тормыш юлы һәм туган як үсешенә керткән өлеше белән горурланалар. Алар Нурфика апаның бер гасырлык юбилеена зур кәрзин белән чәчәк гөлләмәсе алып кайтканнар.  Берсеннән- берсе гүзәл һәм асыл, затлы чәчәкләр арасында Нурфика апабыз бер дә югалып калмады, киресенчә үзе дә матур чәчәк булып балкыды. Күңелендәге яктылык, җылылык әле аның бик күп елларга җитәрлек. 

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде.

Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев