Актанышның мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте белгечләрен грант проектлары әзерләргә өйрәттеләр
Бүген Актаныш районының мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте җитәкче- хезмәткәрләре өчен «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус курслар узды. Аларны ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Яшьләр үзәге белгечләре федераль һәм республикада игълан ителгән грант проектлары әзерләргә һәм якларга өйрәттеләр.
Соңгы елларда социаль һәм коммерцияле проектларны тормышка ашыруда федераль һәм республика тарафыннан грантлар бирү активлашты. Әмма, грант ияләре, нигездә башкаланыкылар. Әлеге вәзгыятьне муниципалитетлар файдасына үзгәртү өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Яшьләр үзәге ДБУ хезмәткәрләре районнарга килеп өйрәтү курслары оештыра башлады.
Бүген шундый эчтәлектәге очрашу "Яшьлек" яшьләр үзәгендә булды. Өйрәтү курсларында Актаныш районының мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче җитәкче- белгечләре катнашты.
Казаннан ерак районнар да грант программаларыннан файдаланып актуаль юнәлешләрне үстерүгә капитал туплый алсын өчен эшлибез,- диде башкала кунаклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев