Безнең сәхифәләр
-
Ат чабышы
Авыл хуҗалыгы идарәсе призына 3 яшькә кадәр чиста токымлы чабыш атлары 1 - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең "Масимус" кушаматлы аты (җайдагы - Алмаз Габдуллин). 2 - Ренат Әхмәтовның "Рубина" кушаматлы аты (Айдар Әхияров). 3 - Фәндүс Гариповның "Вальс" кушаматлы аты (Альмир Газизов). Район хакимияте призына 3 яшьтән югары чиста...
-
Район Сабантуе батырлары
Яшьләр арасында 35 кг.: Раббани Нургалиев(Әлем)- 1, Динис Миңнуллин (Актаныш) - 2, Айнур Мирзаянов (Актаныш) - 3. 40кг.: Илдус Сафиуллин (Богады) - 1, Айбулат Гобәев (Аеш) - 2, Алмаз Закирҗанов (Чаллы) - 3. 45 кг.: Риман Ханов (кадет мәктәбе) - 1, Илнур Шәрифҗанов(Такталачык) - 2, Динар Нәбиев (Иске Кормаш) -...
-
Туризм чемпионаты узды
Тукай районында физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында туризм чемпионаты узды. Анда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова белән берлектә Актаныштан Руслан Әшрәпов, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Актаныштан Айнур Нуриев, Мәсәдедән Илдар Шәрипов, Тат.Суыксудан Рамил Галиуллин катнашты. Барлык төр буенча да безнекеләр алдынгылыкны бирмәде.
-
Мамадышта зона ярышлары
Россиянең махсус олимпиада кысаларында узган бәйгеләрнең дәвамы буларак, күптән түгел Мамадышта мини-футбол, өстәл теннисы, армрестлинг, ягъни кул көрәше буенча зона ярышларында беренчелекне яулаган командалар ярышларның республика этабында очрашты. Биредә районның Такталачык коррекцион мәктәбе укучылары да көч сынады. Нәтиҗәләр дә, шөкер, сөенечле. Өстәл теннисы буенча Дилбәр Рәхимова- II, Айдар Батталов- III,...
-
Шахмат турниры уздырылачак
Бөтендөнья шахмат көне уңаеннан, 15 июль көнне Актанышның ямьле Агыйдел елгасы утравында шахмат турниры уздырылачак. Анда катнашырга теләүчеләр шушы көнне 9 сәгатьтә балалар иҗат үзәге каршында җыелалар.
-
Пляж волейболы
12-16 июль көннәрендә Мамадыш районында 1995-1996 елгы кыз һәм егетләр арасында ТР беренчелегенә пляж волейболы буенча ярышлар узды. Остаз Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә көч сынаган районның егетләр командасы әлеге ярышларда I урынны яулады. Бу җиңүдә Разил Хәбибуллин, Риназ Салихов, Ильяр Хисамов, Айдар Разыевның өлешләре зурдан. Кызлар командасы составында катнашкан Илнара Хисамова,...
-
Футбол буенча чемпионат үтәчәк
3-5 август көннәрендә авыл яшьләре арасында футбол буенча чемпионат үтәчәк. Ярышлар 4 зонада: Киров, Байсар, Яңа Кормаш һәм Уразай җирлекләрендә уздырылачак. Уеннар 18 сәгатьтә башлана. Финалга чыккан командалар 80 нче һөнәр лицее стадионында көч сынашачак. Заявкалар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә кабул ителә.
-
Пляж волейболы
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге районның барлык яшьләрен, студентларны 27, 28 июльдә пляж волейболына көтеп кала. Очрашу урыны - 80 нче һөнәр лицее стадионы. Башлана 17 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
10 август көнне финал
3, 4, 5 август көннәрендә авыл җирлекләрендә футбол буенча ярышлар узды. 10 август көнне финалга үткән Яңа Кормаш, Күҗәкә, Байсар, Киров, Мәсәде, Чалманарат, Яхшый командалары очрашачак. Футбол сөюче райондашларыбызны 17.00 сәгатьтә һөнәр лицее стадионында көтеп калабыз.
-
Көчле рух җиңү китерә
17-19 августта Азнакай шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика чемпионаты узды. Анда барлыгы 17 команда катнашты. Актаныш данын район инвалидлар оешмасы җитәкчелегендә Актаныштан Руслан Әшрапов, Айнур Нуриев, Фидәрис Тимеров, Илдар Хөббетдинов, Мерәстән Фәнүсә Баянова, Куяннан Альмир Фәхразыев, Кировтан Миләүшә Фәхерисламова якладылар. Альмир 200 метрга йөгерүдә-II, урыннан сикерүдә III урын; Руслан урыннан...
-
Шахматчыларыбыз Европа чемпионатында көч сынады
1-9 август көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең шахмат-шашка уеннары үзәгендә Россиядә 1 нче тапкыр мәктәп командалары арасында шахмат буенча Европа чемпионаты үткәрелде. Бу ярышларга, Европа илләре белән беррәттән, Россиянең авыл укучылары арасында III урынны алган һәм Татарстан республикасының иң көчле авыл шахматчылары исемен йөрткән Актаныш командасы да чакырылган иде. Узган елны...
-
Баулыда өстәл теннисы буенча ачык турнир узды
25 август көнне Баулыда, шәһәрнең 15 еллык юбилее уңаеннан шәһәр беренчелегенә өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Әлеге бәйгедә остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә безнең спортчылар да катнашты. Җитезлек һәм яхшы физик форма таләп иткән киеренке ярышларда, 2003 елгы яшь теннисчылар арасында Марат Солтанов - I, Рәмис Фазлиев II урыннарны яуладылар..
-
Хоккей ярышлары башлана
Яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенә хоккей ярышлары 15 сентябрьдән башланачак. Актанышта бу бәйгеләр 22-24 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Бу хакта яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.Иманаев белдерде.
-
Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган көрәш турниры
21 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә йөзү буенча, 22 сентябрьдә "Иман" спорт сараенда Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган көрәш турниры, 23 сентябрь көнне "Милләтләр кроссы" узачак.
-
Уен 4:7 исәбе белән боз хуҗалары файдасына тәмамланды
РФ беренчелегенә багышланган хоккей уеннарының яңа сезонында 15-16 сентябрь көннәрендә Актаныш хоккей командасын Новочеркаск хоккейчылары кабул итте. Уен 4:7 исәбе белән боз хуҗалары файдасына тәмамланды. 22-23 сентябрь көннәрендә әлеге уеннар кысаларында районга Глазов хоккейчылары килә. 21 октябрьдә "Лачын" бозында Актаныш-Ижевск, 10 ноябрь көнне Актаныш-Саранск уеннары көтелә. Боз сарае хоккей уеннарын...