Безнең сәхифәләр
-
Дөнья беренчелегенә юл ачык
Фотосурәттән серле генә елмаеп торган XI сыйныф укучысы Валерий Минигалиев - көрәш мәйданында шактый гына баһадирларның җиңү хыялын челпәрәмә китергән яшь көрәшчеләрнең берсе. Үз алдына максат куеп, яшьли яшәештә үз урыныңны табып, ышанычлы адымнар белән алга атлаганда гына теләгәнеңә, үзең өчен генә булса да кечкенә генә җиңүләргә ирешергә була. Шушы...
-
Идел буе кубогының өченчесе бездә
24-28 март көннәрендә "Лачын" боз-спорт сараенда Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән килгән яшь хоккейчылар Идел буе кубогы өчен көрәште. 4 көн дәвамында барган зур бәйгедә Лениногорск, Казан, Медногорск, Саранск, Юрматы шәһәрләреннән килгән командалар һәм безнең авыл егетләре үзара көч сынаштылар. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 30 март, 2012 25 (9670)...
-
Милли көрәш мизгелләре
28 март көнне "Иман" спорт сараенда Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов призына узган милли көрәш турнирына нокта куелды. 2 көн дәвамында барган киеренке бил алышуда 160тан артык яшь көрәшче, җәмгысе 27 команда көч сынады. Әлеге турнирга 1997 елда нигез салынган иде һәм быел ул 15 нче тапкыр үткәрелде. Озакламый, Татарстан...
-
Көрәшче Валерий Минигалиев
Күптән түгел Казан шәһәрендә узган, билбау көрәше буенча республика беренчелегендә район данын яклап чыккан яшь көрәшче Валерий Минигалиев III урынны яулады.
-
Мактаулы I урын
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждение хезмәткәрләре арасында Казан шәһәрендә шахмат буенча финал ярышлары булып узды. Районыбызның өч кешедән торган командасы мактаулы I урынга лаек булды.
-
Егетләр – кызлар сынатмый
Узган атнада Такталачык коррекцион интернат - мәктәбендә республикакүләм махсус олимпиада кысаларында кул көрәше буенча зона ярышы узды. Биредә Тукай, Менделеевск, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама һәм Актаныш районнары командалары катнашты. Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 42 укучы көч сынады. Ярышка старт бирелгәнче үк кызыксынып командаларны күзәткән арада, сер...
-
Өстәл теннисы
20-22 апрельдә Мамадыш районында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында өстәл теннисыннан республика чемпионаты узды. Анда районыбыз данын яклап Киров авылыннан Илшат Шәрифуллин, Ринат Камалов, Табанлыкүлдән Илвир Әхәтов, Тәкмәктән Мөнир Зарипов, Иске Сәфәрдән Марат Сибгатуллин, Әҗәкүлдән Илшат Могътазиров, Актаныштан Руслан Әшрәпов чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә И.Шәрифуллин районнар арасында- II, республика күләмендә IV...
-
Тәкә безнеке
28 апрель көнне "Лачын" боз-спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында 2 көн дәвамында барган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга йомгак ясалды. Район милли көрәш тарихында лаеклы урын алып килгән әлеге зур турнир быел үзгә буларак аеруча зурлап үткәрелде. Бәйгеләрне оештыру, үткәрү дәрәҗәсе,...
-
Район шахмат тарихына янә бер җиңү өстәлде
Күптән түгел Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында РСФСРның атказанган укытучысы, күп еллар буена шул исемдәге урта мәктәп директоры булып эшләгән һәм шул җирлектә шахмат хәрәкәтенең башында торган Әхмәт Ганиев истәлегенә (ул үзе дә бик оста шахматчы булган) традицион шахмат турниры үтте. Ярышларга кечкенәләрдән алып өлкән яшьтәге шахматчылар да килгән иде....
-
Тукайның оныкчыгы – оста шахматчы
Тукай- ул мәңгелек. Үзенең иҗаты, бөеклеге белән һәрберебезнең йөрәгендә... Күптән түгел әлеге сүзләрнең хаклыгына үзем дә инандым, чөнки миңа аның үзен күрү бәхете елмайды. Хәер, үзен түгел, ә ике тамчы судай аңа охшаш, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның оныкчыгын очраттым. Актанышта район башлыгы бүләгенә регионара шахмат турниры узган көн иде ул....
-
Энгель Нәвап улы көрәшчеләрне тәбрикләде
Район башлыгы Энгель Нәвап улы Татарстанның беренче президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына узган милли көрәш турнирында җиңү яулаган яшь көрәшчеләрне тәбрикләде. "Лачын" боз-спорт сараенда 2 көн дәвамында барган республикакүләм бәйгедә 48 команда бил сынады. Илфир Әнвәров остазлыгында ныгыган Богады егетләре Илдус Сәфиуллин (II урын) һәм Илназ Нәбиуллин, Чалманарттан Алмаз Закирҗанов, Такталачык...
-
Регионара турнир узды
Район үзәгендә республиканың атаклы шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновның 100 еллыгына багышланган һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүләгенә регионара зур шахмат турниры узды. Әлеге бәйге район тарихында төрле исемнәр астында 17 нче тапкыр үткәрелә. Биредә 20 төбәктән килгән шахматчылар, җәмгысе 30 команда катнашты. Шахматчылар арасында Россия кубогына ия гроссмейстер Денис Хисмәтуллин,...
-
Ярышлар манзарасы
Казан шәһәрендә республика беренчелегенә узган җиңел атлетика буенча ярышларда, 1995-1996 елгы яшь спортчылар арасында Фирүзә Җиһангирова II урынга лаек булды (80 метрга), ә Азалия Хөсәенова үз яшьтәшләре арасында 400 метр ераклыкта финиш ноктасына өченче булып килде (остазлары Рузил Тимеров). 18-20 май көннәрендә Балык Бистәсе районында республикакүләм "Сәламәтлек" - 9 авыл...
-
Авылымда кабат спорт бәйрәме
13 май көнне Киров авылы мәдәният йортында җирлегебезнең күренекле шәхесе - озак еллар майсызландырылган коры сөт заводында җитәкче, 2000-2003 елларда Киров авылы җирлек башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта да майсызландырылган коры сөт заводының ветераннар советы рәисе буларак хезмәт куючы Хәмидуллин Фәнис Фәрваз улы призына шахмат ярышы оештырылды. Дүрт төркемгә бүленгән...
-
Өстәл теннисы уңыш казана
25-27 майда Казан шәһәрендә "Надежды Татарстана" дип аталган турнир үткәрелде. Өстәл теннисы буенча уздырылган әлеге ярышларда райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. 2002 елгылар һәм аннан кечерәкләр арасында Марат Солтанов, Сөмбел Шәйхразыева шәһәр командалары арасында - III, авыл теннисчылары арасында II урынны яулап кайттылар. Нәтиҗәдә һәркайсы икешәр медаль яулап, Мактау кәгазьләре белән...