Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районында инвалидлар декадасына старт бирелде

Ел саен декабрь аенда Актаныш районында инвалидлар декадасы уза, быел да ул мөһим очрашудан башланды.

 

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә республика һәм район җитәкчелеге Актаныш районы авыл җирлекләрендәге инвалидлар оешмалары рәисләре белән очрашты, чарада актуаль мәсьәләләр һәм уңышлар турында фикер алыштылар.

Очрашуда район башлыгы Ленар Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова катнашты һәм чыгыш ясады. 

Бу мөһим күрешүдә узып баручы елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Катнашучылар уңышларга сөенеп, берочтан килеп туган проблемаларны хәл итү юллары буенча фикер алышты.  

Инвалидлар декадасы уздыруның планы билгеләнде, ункөнлеккә Игелек марафонында нәтиҗә ясалачак. 

Инвалидлар декадасы- безнең район өчен элек- электән мөһим вакыйга, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең актив позициясен һәм аларның җәмгыятьтәге ролен ачык күрсәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев