2 декабрь 2024 яңалыклары
-
2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр «Актаныш таңнары» газетасына ташламалы язылу бара
Хөрмәтле укучылар! 2025 елның беренче яртыеллыгына яраткан «Актаныш таңнары» газетасына нибары 906 сумлык ташламалы язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Районыбыз яңалыкларыннан хәбәрдар булып калу өчен менә дигән мөмкинлек бу!
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Күҗәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар.
-
Будь ярким! Стань заметным!
Будь ярким! Стань заметным! Под таким названием прошла зажигательная дискотека в Новоалимовском СДК Актанышского района. Участники пришли в одежде и аксессуарах со световозвращающими элементами.
-
Актаныш районында яшәүче инвалидлар МХОгә җибәрү өчен окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре ясый
Бүген Актаныш районында илкүләм Инвалидлар декадасына старт бирү чарасы алдыннан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә мөмкинлекләре чикләнгәннәр тарафыннан ясалган кул эшләре, аерым алганда, махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен ясалган окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре куелган иде.
-
Актаныш районында инвалидлар декадасына старт бирелде
Ел саен декабрь аенда Актаныш районында инвалидлар декадасы уза, быел да ул мөһим очрашудан башланды.
-
Актаныш гимназиясеннән Эльвира Исламова «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» республика конкурсында җиңде
«Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2024» республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның педагог-китапханәчесе Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе» республика конкурсында номинация җиңүчесе.
-
Актанышның Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллинага 100 яшь
Бүген, 2 декабрьдә Актаныш районының горурлыгы, Бөек Ватан сугышы ветераны, утлы еллар кичкән Нурфика Абдуллинага 100 яшь!