Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясендә: халык иминлеге беренче урында булырга тиеш!

Актаныш районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында уңайсыз һава шартларының нәтиҗәләрен киметү чаралары турында фикер алыштылар. Район башлыгы Ленар Зарипов килеп туган вәзгыятькә оператив җавап бирергә кирәклеген әйтте. Урамнарны кардан һәм боздан чистартуга, шулай ук җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирү мөһим.


Комиссия рәисе, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рафаэль Демидов барлык хезмәтләрне дә көчәйтелгән режимда эшләргә һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә өндәде. Бина түбәләреннән, бигрәк тә социаль объектлар һәм торак йортлар яннарындагы кар вакытында чистартылырга тиеш. 

Район башлыгы халык арасында имгәнүләр булмасын өчен тротуарларга һәм подъездларга махсус матдәләр сибүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. Бу коммерцияле һәм башка биналарның милекчеләренә дә кагыла. Барлык хезмәтләр дә һава торышының нәтиҗәләрен оператив бетерү өчен тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә тиеш.

Халыкка сак булырга һәм кирәкмәгәндә урамга чыкмаска киңәш ителә.

Фотолар әлеге чыганактан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев