Милли мирас — киләчәккә юл
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Актаныш районы җирле бүлекчәсенең еллык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә төп игътибар районыбызда алып барылган мәдәни эшчәнлеккә бирелде. Элек-электән мәдәниятне, сәнгатьне сөеп, яратып яшиләр безнең якларда, Актаныш мәдәниятенең татар милли – мохтарият дөньясында үз йөзе, үз кыйбласы бар. Район үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Альбина Финус кызы Гайнетдинова белән әңгәмәбез милли мирасыбыз хакында.
— Дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк, дип әйткән Гомәр Бәширов. Без дә эшебезне нәкъ менә шул фикергә таянып алып барабыз.
Бүген районда 63 клуб, 35 китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, Туган як музее, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшләп килә. Ел дәвамында мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр, урта буын, балалар белән бергәләп эзләнә, иҗат итә. Һәр авылга гына хас милли бәйрәмнәрне брендка әйләндерү максаты куела.
Һәр авыл җирлегенә генә хас милли бәйрәмнәрне брендка әйләндерү максатыннан ел дәвамында мәдәният йортларында, ял мәйданчыкларында, табигать кочагында төрледән-төрле чаралар үткәрелә.
Гаилә кыйммәтләрен, иҗат гаиләләрен барлаучы, аларны сәхнәгә күтәрүче төрле бәйгеләр, район үзәге оешма, предприятиеләренең, авыл мәдәният йортларында узучы традицион үзешчән сәнгать, театр коллективларының район смотры, театр декадасы да елның матур мәдәни чараларына әверелде.Бу бәйрәмнәрдә традицияләребез яңа төсмерләр белән баетыла, яшьләрнең, балаларның яңа сулышы, көче белән мәдәниятебез яңа баскычка күтәрелә.
— Милли мирасны саклау юнәлешендә нинди проектлар аеруча әһәмиятле?
— Соңгы елларда район һәм республика күләмендә күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды. Алар арасында «Авыл көннәре», «Урам бәйрәмнәре», «Чишмә көне», «Комган бәйрәме», «Чәк-чәк», «Мәхәббәтле көянтә», «Пиннек бәйрәме», «Карачкы кунакка җыя», «Байсар базары», «Чүлмәк бәйрәме», «Беренче бал аерту», «Урам музейлары», «Сиртмәле кое», «Мәхәббәт чокыры кунаклар җыя», «Гармунлы авыл кичләре», «Пристань көне» кебек чаралар бар. Балалар лагерьлары оештырылды, төрле иҗади проектлар тормышка ашырылды, һәр авыл мәдәният йортларында музейлар оештырылды, авыл шәҗәрәләре ясалды. Ел дәвамында мәдәният учакларында район, республика күләмендә күп төрле милли-мәдәни чаралар уздырыла.
Милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Бу проектлар аша без халкыбызның онытылып баручы гореф-гадәтләрен яңадан торгызабыз, аларга заманча төсмер бирәбез. Чөнки милләт яшәгәндә генә тел дә, мәдәният тә яши.
— Кул эшләре, һөнәрчелекне саклау буенча эш ничек алып барыла?
-- Элек һәрбер өйнең түрендә чиккән сөлге булса, хәзер инде бу бик сирәк күренеш. Чигүле мендәрләр, карават җәймәләрен дә кулланмыйбыз. Югыйсә, чигү өчен әллә ни дә кирәкми: аның өчен гап-гади ак тукыма, энә белән җеп, ә иң мөһиме осталык таләп ителә. Мәдәният хезмәткәрләренә йөкләнгән иң төп бурычларның берсе — әнә шул онытылып баручы гореф-гадәтләрне энҗе бөртегедәй саклап, буыннардан-буыннарга җиткерү.
Кул эшләре
Хәзер сүзем Чөгәнә мәдәният йортында хезмәт куючы чигүчеләр, чигү серләренә өйрәтүче кызларыбыз Алсу Арсланова, Ләлә Солтанова турында. Авыл мәдәният йортында балалар өчен түгәрәкләр алып баралар, балачактан ук оста куллы кызлар бүгенгесе көндә «Кызыл башлы сөлге» проекты авторлары. Тамбурлы чигү белән Ләлә Солтанова, ә шома һәм хачлап (крестик) чигү белән Алсу Арсланова шөгыльләнә. Район, республикакүләм уздырылган күргәзмәләрдә, конкурсларда актив катнашалар, эзләнәләр, өйрәнәләр, җиңүләр яулыйлар.
Татарстанда яңа проект «Мәхәллә» иҗат киңлеге алгач, Яңа Әлем мәдәният йорты cәнгать җитәкчесе Хуҗина Дилбәр проектта катнашып 250 000 мең күләмендә грант отты. Бүгенгесе көндә эшен киңәйтеп чигү, бәйләүдән тыш, туку өчен 5 данәдә −80 см, 5 данәдә—60 см туку станоклары алды, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай, уңайлы. Август аенда Татарстан Республикасы көне уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында келәмнәр туку буенча мастер класслар курсәтте. «Тылсым» остаханәсенә авыл халкы бик теләп йөри.
Район мәдәният йорты рәссам — бизәүче, калфак чигү остасы Ландыш Мәгъданурова сәйлән, төймәләрдән төрле формадагы калфаклар чигә, картиналар ясый. "Татар хатын —кызларының киемендә чигү үрнәкләре һәм тарихы» темасына мастер класслар күрсәтә. Еш кына үзенең күргәзмәләрен оештыра, районның мәдәни сулышында лаеклы урын били. Әбисенең 100 ел элек сәйлән белән бәрхеттән теккән калфакны кадерләп саклый.
Татар Суыксуы авыл мәдәният йорты хезмәткәре Илмар Халиуллин бала чактан ук агачтан күп төрле кул эшләренә өйрәнә. Бүген балаларга агачны яндырып, чокып эшләү, картиналар ясау серләрен өйрәтә. Эпоксид сумаладан — сәгать, өстәлләр, агачны чокып — бишекләр, арбалар, яндырып картиналар, иске агачларның 1 еллык катламын (слой) алып, эшкәртеп картиналарга, көзгеләргә кысалар ясый. Район, республикакүләм күргәзмәләрдә актив катнаша, тынгысыз, яналыкка омтылучы мәдәният хезмәткәре ул.
Теләкәй авыл мәдәният йорты һөнәрчеләре
Тәләкәйдә һөнәрчелек эше Галимҗан ага Хамматуллин исеме белән бәйләнгән. Һөнәрчелеккә нигез салучы Галимҗан агай 1889 елда туган. Калай остасы, тимер мич, комганны, башка кирәк яракларны бик яхшылап ясаган кулы оста булган. Галимҗан абзыйның калайчылык эшен авылдашлар дәвам итә, комган ясаган өчен Тәләкәйләрне яратып кына «Комганнар» диләр. Ә без хурланмыйбыз, сәхнәләрдә аның турында сөйлибез, авылыбызның КВН командасының исеме дә «Комган». Үзебезнең хезмәт сөйгән тырыш кешеләребез белән чиксез горурланабыз дип әйтәләр алар. Авылда талчыбыгыннан каз оялары, бишек, кәрзиннәр үрүче осталар да бар.
Бүгенгесе көндә Теләкәй авылында комганга һәйкәл куелды. Ул чисталык, пакълык билгесе. Авыл һөнәрчелегенә багышланган монумент та ачылды.
— Фольклор коллективларының роле нинди?
— Фольклор коллективлары — безнең тере тарихыбыз. Мәсәлән, Иске Айманда “Асылташ” фольклор коллективы 1993 елда оеша. Фольклор –этнографик күренешләр арасында “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Киленгә су юлы күрсәтү”, “Сыер саклау”, “Мөнәҗәтләр уку кичәсе” бар.
2018 елда коллективка “Халык” исеме бирелә. Коллективта төрле хезмәт ияләре, лаеклы ялдагы кешеләр иҗат итә.
2019 елда “Иске Казан кичке уен” фестивалендә “Сыер саклау” йоласын сәхнә форматында күрсәтеп дипломант булдылар. Авылдагы элекке йолаларны, уеннарны, җирлек сөйләм диалектларын онытмау, борынгыдан калган мирасны барлап, халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерү төп максат булып тора. Коллективның җитәкчесе мәдәният йорты директоры Кадрия Сәетова.
— Халык бәйрәмнәре бүген ничек яңара?
— Элек-электән килгән бәйрәмнәрне искә төшерәбез, яңартабыз, буыннан-буынга тапшырны бурыч итеп куябыз.
Иске Байсар мәдәният йорты “Байсар базары”н яңартты. 19 нчы гасырда Актаныш районы Иске Байсар авылы халкының һәр якшәмбесе шулай башланган. Авылда яшәүче һөнәрче, балта остасы, алтын куллы кешеләр кул эшләнмәләрен, агачтан ясалган кирәк-яракларны – барысын да Байсарда узган базарга алып чыгып сата торган булганнар. Йон оекбашлары, сырлы бәләк, соскыч, тагарак дисеңме, шифалы үләннәр, кайнатмалар дисеңме – барысы да булган базарда. Һөнәре булган кеше шулай итеп көн күргән. Күрше-тирә районнардан, Оренбург өлкәләреннән килгән сәүдәгәрләр дә үз эшләнмәләре белән таныштырган биредә.
Һәрбер базар көне авыл халкы өчен нурлы тамаша белән үрелеп барган. Аю кебек ерткыч җәнлекләрне алып килеп, аларны да биетеп күрсәткәннәр дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килүен Байсар халкы беравыздан дәлилләр. Бу күренешкә бәйле кызык тарихны да саклый авыл. Авыл халкы ул яланны «Аю яланы» дип йөртә.
Байсар халкы бу гореф-гадәтне 2018 нче елда кире кайтарды. «Байсарда базар көне» дип исемләнгән бәйрәм мәдәният каршында уза. 19 нчы гасырда да базарлар нәкъ шушы урында үткәрелгән. Бу көнне авыл тарихы белән танышу, читтә яшәүче авылдашлар белән күрешү һәм бәйрәм концерты карау мөмкинлеге дә була.
Сатып алучылар өчен сөт, каймак, эремчек, йомырка, өчпочмак, вак бәлешләр, каен себеркесе, юкә мунчалалар, бал, мәтрүшкә, җиләк кайнатмалары, борынгы самавырлар, чабагач, комган, иске лампалар, чигүле сөлгеләр дә тәкъдим ителә. Болары – аерым тарих. Һәм шул тарихны саклау гына түгел, дәвамлы итү өчен тырыша Байсар халкы.
Кәзкәй мәдәният йорты
Кәзкәй авылы өч урамны берләштерә ( Колхоз, Үзәк һәм Беренче Май урамнары). Урам бәйрәмнәре оештыру- яшь буында милли үзаң, кече ватаның белән горурлану хисләрен тәрбияләү, урамнар тарихын өйрәнү, кызыклы шәхесләрен барлау, истәлекле вакыйгаларны ачу; үзешчән сәнгатьне үстерү, яңа талантларны ачыклау; авылларда мәдәни тормышны җанландыру, гореф- гадәтләр, милли йолаларны кайтаруны максат итеп куйдык. Бәйрәм барышында һәр урамның үзенчәлекле яклары ачыклана һәм “Иң кунакчыл урам”, “Иң мәгърифәтле урам”, “Иң тарихи урам” махсус номинацияләре булдырылды. Һәр урам үзенең иң талантлы, оста һәм булган кешеләренең чыгышларын тәкъдим итә. Шулай итеп урамнарда һәр елның август аенда йола бәйрәмнәре уздырыла:
- 2023 елда “Алмалы көянтә-яшьлегем хатирәсе” көянтә бәйрәме.
- 2024 елда “Карачкы - дусларын җыя” карачкы бәйрәме.
- 2025 елда Ачык һавадагы урам музейлары.
Зөбәер мәдәният йорты: “Сиртмәле кое”
2025 елның 22 августы көнне Зәбәер авылында 35 еллык тарихы булган сиртмәле коеның традицияләрен югалтмыйча, яңа сулыш белән яши башласын дигән максат белән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм барышында су ташу кебек уеннар, кое белән бәйле традицияләр күрсәтелде, җырлар җырланды, коеның тарихы сөйләнде. Таш кое 35 ел эчендә нинди генә вакыйгаларның шаһиты булмаган, нинди генә серләрне сыйдырмаган. Авылда колонкаларда су беткән вакытларда, кое буенда чират булган. Бала тугач шушы кое суы белән юындырганнар, мәетләрне дә шушы кое суы белән юганнар. Коеның баганасына һәрвакыт белдерүләр эленгән, яңалыкларны шушы коега суга килүчеләр беренче булып белгәннәр. Армия сафларына китүче егетләребез бүгенге көндә дә шушы сиртмәле коега кулъяулык бәйләп калдыралар, кое аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп тора. Менә шундый үзенчәлекле бердәнбер исән калган сиртмәле кое, авылның тарихи мирасы.
Киләчәк буынга ядкарь итеп калдыру һәм авылга ямь биреп тору, бәйрәмнәр үткәрү өчен, барлык халык бердәм булып шушы изге эшкә алынып, коены тергезергә планлаштырыла.
Урамнарда гармун моңнары
Җәй айларында төрле авылларда хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләреннән җыелган “Баламишкин” халык гармунчылар ансамбле авыл урамнарына җан өрде. Моңлы егетләргә кушылып капка төпләренә берәм- берәм әби- бабайлар, урта буын, яшьләр, авыл халкы җыелып яшьлек җырларын яңгырата, күмәк биюләрдә катнашып, җырлап урам әйләнә. Гармунчыларның гармун моңнарын кайтару, яңгырату максаты бишенче ел рәттән авылларда тормышка ашырыла. ”Күңелләрдән-гармуннарга, гармуннардан - авылларга” проекты җирлекләрне берләштерүдә, талантларны барлауга, танытуга хезмәт итә. Җитәкчесе- Сәфәр авылы мәдәният йорты директоры Илдус Харунов.
“Карга туйга җыя”- КАРГАFEST I нче Район ачык фестивале
Язлар җиткәч күчмә кошлар туган якларына ашкынып кайта, үз ояларын кора, бала чыгара. Оя ул җылытучы, берләштерүче, канатларны ныгытып көч-куәт өстәүче төп нигез. Тормышыбыз бизәге булган, буыннан- буынга күчеп килгән татар халкының бәйрәмнәре гаиләләрдәге булган үзара мөнәсәбәтләрне яңарта. “Карга боткасы” – халкыбызның көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе, кошларга канатларында яз алып килгәннәре өчен рәхмәт бәйрәме. Әлеге бәйрәмгә һәр гаилә үзенчә әзерләнгән. Бәйрәм көне өйдән-өйгә йөреп, ярма, йомырка, май, сый-хөрмәт җыйганнар. Барысын да бәйрәмгә чакырганнар. Ботка әзерләнгәндә, кешеләр милли уеннар уйнаган, әйлән-бәйлән әйләнеп, җырлар җырлаганнар. Бу йола бәйрәме авылларда куп еллар дәвамында уткәрелеп килә.
Фестивальнең төп максаты — заманча сулыш һәм креатив якын килү аша мәдәни-спорт чаралары ярдәмендә район халкын берләштерү, язгы яңарыш рухын ныгыту һәм җәйге сезонга старт бирү.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге фестивальне ике елга бер тапкыр үткәрү планлаштырыла. Ул район тормышында күркәм традициягә әверелер, халыкны актив ялга, иҗатка һәм уртак кыйммәтләргә җәлеп итәр дип көтелә.
Фестивальнен максаты һәм бурычы:
- гореф-гадәтләр белән якыннан танышу, милли мәдәният традицияләрен саклап калу;
- төрле жанрлар аша халыкта уеннарыбызга, җырларыбызга кызыксыну уяту;
- район халкын милли-мәдәни чараларга җәлеп итү, аларның эстетик зәвыгын арттыру, иҗади дуслыкны ныгыту;
- яна креатив милли мәдәни чараларны гамәлгә кертеп халыкнын төрле катламы белән эшне киң җәелдерү;
- җәмәгать урыннарын, парк, скверларны мәдәни чаралар үткәрүдә тулырак куллану;
- яшь буынга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүне арттыру, гореф гадәтләрне буыннан буынга тапшыру. Бу фестиваль районыбызның бренд мәдәни чарасыны эверелер дип ышанып калабыз.
Без традицияләрне саклап кына калмыйбыз, аларны яңача тәкъдим итәбез. Мәсәлән, «Карга боткасы» нигезендә «КаргаFEST» фестивале оештырылды. Ул район халкын берләштерә, милли мәдәнияткә кызыксыну уята.
Сабантуйлар да киң колач белән уза. Быел Актаныш Сабан туе республикадан тыш та зур танылу алды, хәтта Ташкентта Үзәк Азия Сабантуе да үткәрелде.
Сабантуйлар
Элек- электән халык әлеге бәйрәмне көтеп ала, аңа иртә яздан әзерлек башлый, бүләген хәстәрли, чакырасы кунакларын барлый, капка- коймасын буйый, сый- хөрмәтен кайгырта. Ә күмәк хуҗалык үзенең кыр батыры, сабан хуҗаларын ачыклый һәм көне җиткәч матур киенеп урман аланына ашыга.
Татар халкының милли Сабантуй бәйрәмнәре 7 июнь көнне Актанышта төп мәйданында, 8 июнь көнне авылларда гөрләде. Актаныш Сабан туеның даны Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә яхшы таныш. Быелгы Сабан туе исә Актанышның газиз туган як буларак олылау, хөрмәтләү бәйрәме булды.
25 майда Ташкентта зур колач белән Үзәк Азия Сабантуе, язгы чәчү тәмамлану һәм яңа этап башлану билгесе булган матур фестиваль үткәрелде.Чарага Үзбәкстанның төрле почмакларыннан, Үзәк Азия илләреннән кунаклар, шулай ук Татарстан һәм Башкортостан делегатлары җыелды. Чыганаклар һәм мәдәни традицияләр белән аралашырга мөмкинлек бирә торган мондый масштаблы вакыйгалар Үзбәкстанның кече этник төркемнәренең үзенчәлеген саклауда һәм төбәк дәүләтләре арасындагы элемтәләрне ныгытуда мөһим роль уйный.
Кунаклар өчен җырлар, халык уеннары һәм традицион ризыклардан торган күңел ачу программасы оештырылды. Ә кунакларны “Баламишкин” халык гармунчылар ансамбле каршы алды. Актаныш төбәгенең осталарыннан ярминкәдә чигелгән түбәтәйләрдән алып агачтан уеп ясалган кул эшләренә кадәр халык иҗатының уникаль үрнәкләре тәкъдим ителде. Осталар чүлмәкчелек, чигү һәм башка һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрделәр. Бәйрәмгә үзенчәлекле төсмерне стильләштерелгән татар авылы бирде, анда катнашучылар милли киемнәрдә кунакларны каршы алдылар, истәлеккә фотолар тәкъдим иттеләр һәм традицион татар бизәкләре, ашлары белән таныштырдылар. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бәйрәмнең төп бизәге булды.
— Район мәдәнияте республика күләмендә ничек тәкъдим ителә?
— Ноябрь аенда Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Актаныш районы Мәдәният көне узды. “Олы юллар сызганнарны – тамырлардан күреп танырлар” исеме астында, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, авыл яшәешен, сулышын чагылдырган күргәзмәләр, Актанышыбызның үрнәк гаиләләре һәм күңелле концерт программасы тәкъдим итте.
Татарстан Рәисен каршы алу
Сентябрь аенда Актанышка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән килде. Делегация составында башка рәсми кунаклар да бар иде. Районыбызның бай тарихлы авыл җирлекләре мәртәбәле кунакларга милләтебезнең борын-борыннан яшәп килгән гореф-гадәтләрен күрсәтте, тимерчелек, комган ясау, умартачылык кебек һөнәрчелекне дәвам итү үрнәкләре белән таныштырды, “Әткәй” , “Әнкәй” утарында каршы алды, мич коймагы белән сыйлады.
— Китапханәләр һәм сәнгать мәктәпләре бу эшкә ничек кушыла?
— Китапханәләр — милли тәрбия үзәге. Анда мастер-класслар, милли ашлар, «Кич утырулар», «Карга боткасы» кебек чаралар уза. «Ак калфак» оешмасы белән берлектә гаилә кыйммәтләре пропагандалана.
Бүгенге глобальләшү заманында һәр халык үзенең йөзен, телен һәм мәдәни мирасын саклап калырга омтыла. Бу изге эштә китапханәләр — бары тик китап саклау урыны гына түгел, ә милләтнең рухи дөньясы, гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшыручы төп мәйдан булып тора. Без, Актаныш районы китапханәләре мисалында бу эшчәнлекне берничә мөһим юнәлештә алып барабыз:
- Тел — милләтнең җаны.Китапханә — татар телендә иркен аралашу, милли әдәбиятны таныту үзәге. Без язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатын популярлаштыру аша яшьләрдә туган телгә мәхәббәт уятабыз. Гамил Афзал кебек бөек шәхесләребезнең иҗатына багышланган «Яшьләр каләме» кебек республика күләмендәге проектлар — моның ачык мисалы.
- Мастер-класслар — гореф-гадәтләрне җанландыру юлы. Бүгенге яшьләргә гореф-гадәтләр турында сөйләп кенә түгел, ә аларны шул мохиткә кертү аша гына кызыксыну уятып була. Шуңа күрә без китапханә диварларында «Милли хәзинә» интерактив мәйданчыклары булдырдык.
• Кул эшләре мастер-класслары: «Чигү серләре», «Милли орнамент — калфак ясау» кебек чаралар аша без балаларга һәм яшьләргә халкыбызның нәфис сәнгатен өйрәтәбез.
• Милли ашлар лабораториясе: «Чәк-чәк — милләт татлысы», «Милли камыр ашлары» сериясе аша онытылып барган рецептларны тергезәбез. Бу — бары тик ашау гына түгел, ә гаилә традицияләрен саклау, өстәл артында татарча сөйләшү мәдәниятен тәрбияләү.
• Милли бәйрәмнәр: Карга боткасы, Нәүруз, Кич утырулар — болар барысы да китапханә диварларында яңа сулыш ала. 3. Гаилә укулары — тәрбия нигезе.Милли гореф-гадәт гаиләдән башлана. Китапханәдә гаиләләрне җыеп, татар халык әкиятләрен уку, аларны сәхнәләштерү — баланың күңеленә кечкенәдән милли рух сеңдерүнең иң нәтиҗәле юлы. Без үзебезне «милли тәрбия лабораториясе» итеп күрәбез. 4
«Ак калфак» — милләт аналарының рухи бердәмлеге.
Китапханәләребез каршында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының актив эшчәнлеге — безнең горурлыгыбыз. Бу бары тик очрашулар гына түгел, бу — милли тәрбия мәктәбе.
• Китапханә диварларында узган «Кич утырулар», «Әбием сандыгы», «Аналар җыены» аша без яшь буынга гаилә кыйммәтләрен, хатын-кызның милләтне саклаудагы олы ролен җиткерәбез.
• «Ак калфак»лылар — безнең китапханәләрнең иң актив киңәшчеләре һәм ярдәмчеләре. Алар катнашында узган һәр чара милли рух белән сугарыла.
Сәнгать мәктәбендә дә зур эш алып барыла. Укытучы Ләйлә Галимова туку, чигү юнәлешендә республика проектларында катнаша, укучыларны да шул эшкә җәлеп итә.
Соңгы елларда Мәдәният министрлыгы татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып бара. Тукучылык буенча халыкара симпозиум — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан тормышка ашырылган уртак проектларның берсе.
Әлеге проектта районыбызның сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать укытучысы Галимова Ләйлә Ренарт кызы да катнашты. Элек без әбиләребез тукыган паласларга сокланып карау белән генә чикләнсәк, бу проект кысаларында ул туку серләрен тирәнтен өйрәнеп кайтты.
Симпозиум 2021 елның июнь аенда Кырым Республикасының Симферополь районы Перевальное авылында узды. Анда кырымтатар остасы Мамут Чурлу укыту семинары үткәрде. Хәзерге вакытта сәнгать мәктәбендә укучылар белән берлектә тукучылык юнәлешендә эш алып барыла.
Моннан тыш, 2024 елда «Таткультресурсүзәк» оештырган «Өч татар келәме» креатив лабораториясе проектында катнашып, Ләйлә Ренарт кызы Актаныш районы авылларындагы клуб хезмәткәрләрен туку серләренә өйрәтте. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, Яңа Әлем мәдәният йорты хезмәткәре Хуҗина Дилбәр «Мәхәллә» проектында җиңеп, грантка лаек булды.
2023 елда Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» проекты гамәлгә ашырылды. Проектның максаты — республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту, милли чигү традицияләрен саклау һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының иҗади үсешен тәэмин итү.
Проект кысаларында Татарстанның 45 муниципаль районы чигү осталары үз төбәкләренең символик карталарын чиктеләр. Соңыннан әлеге өлешләр бергә кушылып, Татарстан Республикасының 3 метрга 5 метр зурлыгындагы тулы картасы барлыкка килде. Әлеге уникаль эш Чувашстан Республикасында узган «Чиккән Россия» Бөтенроссия фестивалендә тәкъдим ителде һәм ел дәвамында илнең төрле төбәкләрендә күрсәтелде.
Ләйлә Ренарт кызы бу проектта Актаныш районының үзенчәлекләрен, төбәктә яшәүче халыкларның милли колоритын чигү аша чагылдырды. Шулай ук һәр район музейларда сакланган борынгы сөлгеләрне өйрәнеп, берсен кабатлап чигү бурычын үтәде. Актаныш районыннан берничә сөлге тәкъдим ителде, һәм комиссия карары белән Татар Суыксу авылы клубында сакланган, Краснокамск районы Иске Җәнәй авылыннан Насирова Миннегүзәлия Малик кызының бирнә сөлгесе сайлап алынды.
Бу сөлгеләр күргәзмә рәвешендә тәкъдим ителеп, Татарстан делегациясе составында Төркмәнстанда һәм Дагестанда узган «Республика мәдәни көннәре» кысаларында да күрсәтелде. Киләчәктә дә әлеге эшләрне төрле күргәзмәләрдә тәкъдим итү планлаштырыла.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә торган «Каз өмәсе» Бөтенроссия фестивалендә дә Ләйлә Галимова уңышлы чыгыш ясады. Ул Актаныш төбәгенә хас бизәкләр кулланып чигелгән сөлгесе өчен I дәрәҗә дипломга лаек булды.
Моннан тыш, 2024 елда «Таткультресурсүзәк» оештырган «Тылсымлы җеп» бизәкләп чигү бәйгесендә дә ул югары нәтиҗә күрсәтте: элмәкле чигү техникасында башкарылган намазлыгы өчен I урын яулады.
Әлеге мисаллар милли мирасны саклау һәм үстерү юнәлешендә башкарылган эшләрнең нәтиҗәле булуын, шулай ук осталарның иҗади потенциалы елдан-ел арта баруын ачык күрсәтә.
— Сезнеңчә, бу эшнең төп нәтиҗәсе нидә?
— Иң мөһиме — буыннар чылбыры өзелми. Әгәр безнең эш нәтиҗәсендә бер генә бала да халкыбызның һөнәрен үзләштерә икән — бу инде зур җиңү.
Татар халкының декоратив-гамәли сәнгатендә халкыбызның дөньяны эстетик күзаллавы, дине, тарихы һәм гореф-гадәтләре чагылыш таба.
Яшь буынны тирә-юнебездәге гүзәллекне күрә белергә һәм шул нигездә иҗат итәргә өйрәтү — гаять әһәмиятле һәм кирәкле эш, дип саныйм.
Әлеге юнәлештә авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә, сәнгать мәктәпләрендә даими рәвештә эш алып барыла. Әгәр дә бездә белем алып чыккан балалар арасында ким дигәндә берсе генә мирас булып килгән һөнәрне үзләштерә икән, буыннар чылбыры өзелмәячәк, һөнәрләр һәм кәсепләр югалмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев