Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Татарстанда 22 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

12 майга кадәр учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 22 апрельдән Татарстан территориясендә махсус янгынга каршы режим кертү турындагы документка кул куйды. Ул 12 майга кадәр дәвам итәчәк. 

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, республикада янгын куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында мангалларда, кыздыру урыннарында һәм башка савытларда ачык ут куллану тыелачак. Шулай ук учаклар ягарга, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндырырга, шулай ук куркынычлылык дәрәҗәсе 1-3 класслы пиротехник әйберләр кулланырга ярамый.

Моннан тыш, урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев