8 апрель 2024 яңалыклары
-
Ураза-2024: Иске Богады авылында моңарчы күрелмәгәнчә ифтар мәҗлесе узды
Ураза аенда җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре райондашларыбызга күңелле, рәхәт мизгелләр бүләк итә. Менә шундый игелекле ифтар очрашуы бүген Иске Богады авылы мәктәбендә оештырылды.
-
Оренбург өлкәсенә тагы да зур су төнлә киләчәк дип фаразлыйлар
Оренбургта су басу белән бәйле ситуация тагы да начарлана. Зур су төнлә киләчәк, дип фаразлыйлар. Бу хакта шәһәр башлыгы Сергей Салмин хәбәр итә һәм гражданнарны тизрәк эвакуациягә чакырды. Хәзерге вакытка 2015 участок, 1535 йорт хуҗалыгы су астында калган, шуларның 188 е соңгы тәүлеккә туры килә. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә.
-
«Актаныш таңнары»на ташламалы бәядән язылып калырга өлгер!
8 апрельдән 18 апрельгә кадәр «Актаныш таңнары» газетасына ташламалы бәядән язылу башланды. Акция вакытында 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу 865 сумнан 803 сумга төште.
-
«Каенкай» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен әкиятләр аша өйрәнделәр
«Каенкай» балалар бакчасы нәниләре белән Шакирҗанова Лилия Рәсил кызы үзе иҗат иткән «Бакалар шәһәргә кунакка чакыра» дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерделәр.
-
Районыбыз артериясен төзекләндерүгә миллиард сум акча бүлеп бирелде
Кар эрү белән райондашларыбыз юлларның торышына карата зарларын җиткерә башлады. Дүрт ел фасылына да түзә ала торган каты өслекләр салынуын дүрт күз белән көтә халык. Әмма әлегә булганына канәгать итәргә туры киләчәк. Шулай да район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов журналистларның күңеленә сары май булып ятардай яңалык җиткерде. 2024 елда Актаныш районы юлларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 1, 5 миллиард сум акча бүленеп бирелгән. 2023 елда бу сумма 700 миллион сум булган. Көннәр җылыта башлауга «Татавтодор» ҖЧҖ һәм «Актаныш юллары» җәмгыятьләре коллективлары районыбызның артериясе булган юлларга ремонтка чыгачак. Шулай итеп 2024 елда төзекләндерү исемлегенә кертелгән объектларны күздән кичерик.
-
Бүген хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне
Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Татарстанда 22 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә
12 майга кадәр учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела.
-
Сабитовлар гаиләсе Пучы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды
Тирә-юньдәгеләргә игелек кылуның нинди генә юллары юк. Киров авылында яшәүче Сабитовлар гаиләсе шушы көннәрдә Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында ифтар ашы уздырды.
-
Югары Яхшый авыл җирлегендә яшәүчеләр унберенче гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертте
Бу көннәрдә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләргә унберенче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрүгә олы әзерлек эшләре бара.
-
Татарстан Республикасы чаңгычылары 2023-2024 елгы Россия Кубогының гомуми команда зачетында җиңде
Татарстан Республикасы чаңгычылары 2023-2024 елгы Россия Кубогының гомуми команда зачетында җиңде.
-
Здоровый образ жизни - с чего начать: 11 правил здорового питания
Прошедшая пандемия COVID-19 продемонстрировала, что абсолютной ценностью для человека любого возраста является здоровье и для его сохранения необходимо следовать простым правилам.