Җавапсызлык, битарафлык кеше гомерләрен өзмәсен!
Бүген хакимияттә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы хисап утырышы узды. Комиссия әгъзалары 2025 елның тугыз ае йомгаклары буенча Актаныш районы юлларында хәвефсезлекне булдыру буенча фикер алышты.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең планлы утырышына Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев рәислек итте.
Юлларда-уңай динамика
Төп доклад белән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев чыгыш ясады. Хисап чорында район территориясендә 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган һәм 19 кеше яраланган. Гомумән алганда, уңай динамика — авария күрсәткечләренең кимүе күзәтелә.
Әмма гомуми саннар артында борчулы тенденция ята. Районның төбәк юлларында юл-транспорт һәлакәтләре һәм яраланучылар саны кимүгә карамастан, үлем күрсәткече арткан. Ел башыннан бирле 4 авария булып, анда бер кешенең гомере өзелгән, өч кеше тән җәрәхәтләре алган.
Комиссия әгъзаларын аеруча «Идел» М-7 федераль автоюлындагы вәзгыять борчый. Нәкъ менә әлеге юлда юл-транспорт һәлакәтләре арту урынлы борчу уята: 9 айда 11 авария булган, нәтиҗәдә 6 кеше һәлак, 12 кеше саулыгын югалта. Трассаның бу өлеше зур игътибар һәм кичекмәстән чаралар күрүне таләп итә.
Шәмсиев билгеләп үткәнчә, М-7 федераль трассасында һәлакәтләр саны аеруча борчу тудыра: 11 очракта 6 кешенең гомере өзелгән, 12 кеше җәрәхәт алган. Шулай ук торак пунктларда аварияләрнең артуы күзәтелә. Ел башыннан дүрт юл фаҗигасе теркәлгән, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган.
Аерым игътибар балалар катнашындагы юл фаҗигаләренә юнәлтелде. Ел башыннан ике шундый очрак теркәлгән: бер бала һәлак булган, икесе җәрәхәт алган. Бу юнәлештә ДАИ инспекторлары тарафыннан даими профилактик рейдлар үткәрелә, юл кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләр һәм җәяүлеләргә юл бирмәүче шофёрлар ачыклана. Юл инспекциясе хезмәткәрләре шулай ук федераль, төбәк һәм җирле юлларны даими тикшереп торалар. Ел башыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.34 маддәсе нигезендә биш административ материал төзелгән.
Тәкъдимнәр тормышка ашсын
Илфак Бариев үз чыгышында кышкы чорда җәяүлеләр чыга торган урыннарда «зебра» юл тамгалары күренмәвен искәртеп, аларны яңадан билгеләү һәм махсус күрсәткеч такталар урнаштыру кирәклеген ассызыклады. Бу шофёрларның игътибарын арттырачак, диде ул.
Илфак Шамилович комиссия утырышында катнашучы юл төзүче, юллар өчен җаваплы оешмаларга карата үз дәгъвасын белдерде. Кеше гомере өзелүгә китергән хаталарны тиз арада төзәтү һөнәри җаваплылык кына түгел, гражданлык бурычы да ул:
Пучы авылы янындагы Актанышка таба борылышны караңгыда абайлау мөмкин түгел. Юллар яктыртылмаган, кисәтү билгеләре юк. Мин, стажлы машина йөртүче булып та, 90 градуслы борылышны чак тоемлап юлымны куркынычсыз дәвам итә алдым, ә руль артында яңа гына таныклык алган хатын-кыз йөртүче булса?
Актаныш районында мондый кискен борылышлар шактый. Юллардагы тәртип өч өчен җаваплы барлык оешмаларга – ГДСка да, «Татавтодор»га да, башка оешмаларга да юлларны яктырту бурычы куелса да, бу эшне «Татавтодор» гына башкарды.
Ә бит сезнең җавапсызлык, битарафлык аркасында быел М-7 юлында 4 кешенең гомере өзелде. Качкын, Киров исемендәге совхоз борылышында бетон блоклар өеп куйдыгыз, шуларга бәрелеп кешеләр һәлак булды. Алдан кисәтү билгеләре куелса, юллар яктыртылса, бер гөнаһсыз җаннар өзелмәс, шофер машинаны обочинага чыгарып, аварияне булдырмый калыр иде. Кеше гомере бәһасез, аны кире кайтарып булмый. Ә без юл билгеләре куярга, юлларны яктыртырга акча жәллибез. Бу-коточкыч!
Сез юлларны кешегә яшәве уңайлы, рәхәт булсын өчен, фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен төзисез. Ә ни өчендер шушы юлларны төзегәндә кешеләр үлә! Бу сезнең намуста кала! - диде Илфак Бариев.

“Татавтодор” җәмгыятенең Актаныш участогы җитәкчесе Ришат Идрисов исә урып-җыю чорында хуҗалыкларның икмәк ташучы машиналарының басулардан олы юлларга күтәрелеп асфальт өслекне бик нык пычратуларын, шул рәвешле юлларда киеренкелек, хәвеф-хәтәргә җирлек тудыруларын әйтте.
Әгәр шушы басу туфрагы өстенә яңгыр явып үтсә, машина тәгәрмәче шуып, юл кырыена очуы бик мөмкин. Хуҗалыкларга үз артларыннан җыештыру кирәклеген аңлатырга иде,- дигән тәкъдимен җиткерде.
Илфак Бариев бу уңайдан хуҗалыкларны юллардагы пычракны үз көчләре белән җыеп алу яки юдыру өчен җаваплылыкка чакырды.
Утырышта катнашучылар тагын бер мәсьәлә- Актанышның Татарстан, Муса Җәлил, Баян Дәүләтов, Тукай урамнарындагы кискен борылышларның радиусын зурайтып, куркынычсызлыкны булдыру турында да сөйләштеләр, якын арада 90 градуслы борылышларның юл астындагы яңгыр суы ага торган торбаларын озайтылып, юлллар киңәйтеләчәк. Борылышка кадәр ясалма түмгәкләр урнаштырылачак.
Законны бозсаң, 600 мең сум штраф!
Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә итеп «Юл хәрәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге башлыгы Резеда Гыйльметдинова чыгышы куелган иде. Ул залдагыларга РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керүе турындагы мәгълүматлар бирде, шулай ук авыр йөк ташучы зур габаритлы транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тотуга бәйле актуаль мәсьәләләрне яктыртты.
Россиядә нормативтан тыш йөкләнешле авыр йөкле транспорт чаралары юлларга китерә торган еллык зыян ике триллион сум тирәсе бәяләнә. Ул илнең бөтен юл тармагын финанслауга тиң.

Ространснадзорның автоюлларны саклауны тәэмин итү өлкәсендәге вәкаләтләренең җитәрлек булмавы габаритлы контроль өлкәсендәге җәза үзенең түбән нәтиҗәлелеген күрсәтте.
Резеда Рәҗәп кызының чыгышыннан аңлашылганча, 2025 елның 18 июленнән гамәлгә кергән 209-ФЗ Федераль закон нигезендә юл саклау таләпләрен үтәмәгән транспорт хуҗаларына 600 мең сумга кадәр штраф салыначак. Шулай ук йөк ташу кагыйдәләрен бозган вазифаи затларга карата да җаваплылык көчәйтелде.
2025 елның беренче яртыеллыгында автоматик пунктлар аша хәрәкәт иткәндә авырлык контроленнән шактыйга артык зур йөк автомобильләре республикада балык машина хәрәкәтенең 84 процентын тәшкил иткән. (2024 елның беренче яртыеллыгында – 68 процент). Соңгы вакытта машина йөртүчеләрнең транспорт дисциплинасының транспорт чарасын туктату турындагы контроль органнары хезмәткәрләренең законлы таләпләрен санга сукмау очраклары сизелерлек арткан.
2025 елның 18 июленнән 209 нчы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турында кодексына автомобиль юлларын саклауга юнәлдерелгән үзгәрешләр үз көченә керде.
- Машина йөртүчеләр вәкаләтле вазыйфаи затларның транспорт чарасын туктату турындагы законлы таләпләрен үтәмәсә;
- юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче вазыйфаи затларның эшчәнлегенә комачауласа;
- авыр йөк төягән габаритлы транспорт чаралары авырлык һәм габарит контролен узу кагыйдәләрен бозса транспорт чаралары хуҗаларына карата 600 000 сумга кадәр штрафлар каралган.
Шулай ук йөк ташу кагыйдәләрен бозган вазыйфаи затларга карата штраф санкцияләре арттырылды.
Зур йөк машиналарын арендалаучылар да җаваплылыктан кача алмаячак, чөнки авыр йөк төягән транспорт чараларын йөртүчеләр кылган хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тарту вакыты ике айдан бер елга кадәр озайтылды. Автомат үлчәү контроле зонасында рөхсәт ителгән үлчәү параметрларын арттырып хәрәкәт итү кагыйдәләрен бозган өчен транспорт чарасы милекчесенә хуҗасын да алты йөз мең сум күләмендә штраф көтә.
Юл куркынычсызлыгы буенча фикер алышуда авыл җирлеге вәкилләре дә актив катнашты. Пучы мәктәбе директоры урынбасары Зәлинә Вахитова яшь юл хәрәкәте инспекторлары эшчәнлеге, уңышлары белән таныштырды.
Иске Айман авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтханов һәм Пучы авыл җирлеге башлыгы Айгиз Гыйлемов җирлекләрдәге юлларны төзек тоту, авариялелекне булдырмау буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Һәр чыгыштан соң комиссия әгъзалары проблемаларны уртага салып фикер алышты.
Утырыш йомгаклары буенча Актаныш районы юлларында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән конкрет эшлекле тәкъдимнәр әйтелде һәм беркетмәләштерелде. Кабул ителгән карарлар ведомстволарның алга таба гамәли эшчәнлегенең нигезе булып торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев