1 октябрь 2025 яңалыклары
-
Җавапсызлык, битарафлык кеше гомерләрен өзмәсен!
Бүген хакимияттә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы хисап утырышы узды. Комиссия әгъзалары 2025 елның тугыз ае йомгаклары буенча Актаныш районы юлларында хәвефсезлекне булдыру буенча фикер алышты.
-
Актаныш районы үсешенә лаеклы өлеш керткән ветераннарыбыз хөрмәтләнде
Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирү тантанасында Актаныш районының иҗтимагый-сәяси һәм социаль эшчәнлеге үсешенә зур өлеш керткән районыбыз ветераннарын хөрмәтләделәр.
-
Актанышта Өлкәннәр көне «Халык иҗаты» район конкурсы белән башланды
Актанышта Өлкәннәр ункөнлеген ачу «Халык иҗаты» район конкурсы белән башланды.
-
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле өлкәннәр!
Бүген, 1 октябрьдә Актанышта Халыкара өлкәннәр көненә старт бирелде.
-
Чуракай мәктәбе көзге ярминкәдән кергән акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп җибәрә
Чуракай мәктәбендә традицион көзге ярминкә узды, әмма быел ул үзенчәлекле итеп оештырылды. Хәйрия максатын күздә тоткан ярминкәдән җыелган акчаны мәктәп коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итеп җибәрәчәк. Бу идеяне авыл халкы да хуплап каршы алган.