Безнең туры эфирда: Һава торышына бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә эше катлаулана
Быелгы кыш үзенең холкын күрсәтеп тә куйды, башка еллар белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк кар яуды. Мондый шартларда ЮХИДИ хезмәткәрләренә эш тагы да артты. Җитмәсә Актаныш районы аша уза торган федераль юлда кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәтләре булды. Кышкы четерекле һава торышы шартларында юлда йөргәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк соң? Бу хакта без Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән сөйләштек.
-Быелгы кыш үзенчәлекле килде, бураннар, салкыннар әле алда да булачак. Һава торышының үзгәреп торуы аркасында юлларда һәлакәтләр арта. Кар яуганда, көчле җил, буран вакытында юлларда күз күреме начарлана, моңа бәйле рәвештә ЮХИДИ инспекторларының да эше арта. Юл инспекциясе, техник күзәтчелек, юл-патруль хезмәте белән берлектә пропаганда юнәлешендә берләшеп эш алып барабыз.
- Актаныш районы территориясе кечкенә түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре җирлектә ныклы тәртип урнаштырып бетерә аламы?
- Әйе, чыннан да шулай. Актаныш районы буенча сузылган юлларда, безнең район аша уза торган 38 километрлы федераль трассада һәрвакыт кизү торулар оештырабыз. Берочтан юлларның сакланышын да игътибарга алабыз. Вакытында җиренә җиткереп чистартылганмы, чокыр-чакырлар ясалып авария куркынычы тудырмыймы- барысы да безнең күзәтчелектә. М-7 юлында бара торган реконструкция эшләре аркасында зур йөк автомобильләре район эчендәге регионара юллар аша үтәләр. Безнең юллар андый йөкләнешне күздә тотып төзелмәгән. Шуңа күрә юлларга зыян килә. Бу йөк машиналары төзекме, аларны йөртүче водительләренең сәламәтлек дәрәҗәсе ничек, алкогоь-наркотиклар кулланмаганнармы- барысын да тикшерәбез.Юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәбе- юлның каршы ягына чыгып алдагы автомобильне узып китү, куркынычсызлык каешларын эләктермәү, йөртү таныклыгы булмаган көенә, алда әйткәнчә, алкоголь яки наркотик кулланып автомобиль руле артына утыру. Менә шушы закон бозу очраклары белән көрәшәбез.
Тагын бер мөһим мәсьәлә- райондашларыбызның балаларын куркынычсызлык каешлары эләктермичә, махсус урындыкка утыртмыйча юлга чыгулары безне аеруча борчый. Балалалар -безнең киләчәгебез. Аларны саклау- безнең өстә, безнең җаваплылыкта. Җәяүлеләрне дә күздән ычкындырмыйбыз. Җәяүлеләрне аз якланган контингент дип саныйм. Аларның да юл йөрү кагыйдәләрен даими исләренә төшерәбез.
-Еш булмаса да район юлларында бар ягы да караңгылатылган тәрәзәле автомобильләрне очратабыз. Мондый машина хуҗаларын юл хәрәкәте дәүләт инспекторлары да күрми калмыйдыр? Аларга нинди җәза каралган, шул хакта да искә төшереп үтик әле.
- Чыннан да юл кагыйдәләрен бозу фактлары бар. Таможня союзының техника регламентының 4.3 пунктында тәрәзәнең яктылык үткәрүчәнлеге нинди булырга тиешлеге акка кара белән язылган. Бу критерийларга туры килмәсә, административ кодексның 12.5 маддәсе нигезендә җаваплылык каралган. Хокук бозучы 500 сум штраф түләргә тиеш. Юл-патруль инспекторлары мондый юл кагыйдәсен бозган йөртүчегә кагыйдәне үтәү өчен махсус таләпнамә язып бирелә. Билгеле бер вакыт эчендә тәрәзә чистартылырга тиеш. Әгәр бу таләп үтәлмәсә административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе буенча җаваплылыкка тарту каралган.
- Районыбыз юлларында тагын нинди хокук бозулар күп күзәтелә?
Иң күп кагыйдә бозуларга килсәк- куркынычсызлык каешы эләктермәү һаман да актуаль булып кала бирә. Борылыш утларын да кайберәүләр кушарга оныта. Әле бу соңгы кагыйдә бозуны безнең районда әллә ни күп дип әйтеп булмый. Ә менә зур шәһәрләрдә бу проблемага әйләнде. Моның буенча ЮХИДИ инспекторлары профилактик эшчәнлек алып бара.Юл-патруль хезмәте инспекторлары хәзерге вакытта тизлекне тикшерә торган приборлар белән уңышлы эшли. Стационар һәм күчмә видеорегистраторлар ярдәмендә тизлекне арттырырга яратучыларны тикшереп торабыз. Районда җиде стационар, ике күчмә видеокүзәтү җайланмасы бар. Күчмә камералар тизлекне арттыруны булдырмау максаты белән аеруча куркыныч юл-транспорт фаҗигаләре теркәлгән юл участокларына урнаштырыла.
- Бүген ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе буларак сезне иң борчыган проблема нинди? Һәм аны ничек хәл итеп була?
- Иң борчыган проблема- юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем- машина йөртүчеләр, җәяүлеләр, велосипед һәм самокат, мотоцикл йөртүчеләр- барысы да юлда йөрүгә җаваплы карасын иде. Юлга чыккан һәркем җаваплылык тоярга тиеш. Әгәр һәрберебез уйлап эш итсәк барысы да яхшы булыр.
- Сез эшкә кергән еллар белән чагыштырганда юлда йөрүче шоферлар тәртиплеләндеме, әллә һәр чорның үз закон бозучысы бармы?
- ЮХИДИ хезмәтендә 2009 елдан бирле хезмәт куям. Мин эшкә кергәндә хәзерге кебек транспорт агымы юк иде әле. Юлда машиналар азрак, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре киресенчә күбрәк иде. Ваемсыз йөртүчеләр элек тә булды, әмма транспорт аз булгангамы, шоферлар тәрбиялерәк иде. Хәзерге йөртүчеләрне дә начар яктан телгә аласым килми. Җаваплы караучылар, юлда йөргәндә вазифаларын намус белән үтәүчеләр бик күп. Аларның документлары да һәрвакыт тәртиптә, каешлары да эләктерелгән, борылыш утларын да кушалар. Тизлекне дә арттырмыйлар.
- Кышкы чорда шоферларга, машина руле артына утырган һәр кешегә нинди киңәшләр җиткерәсез?
- Хөрмәтле шоферлар, юлларда көчле бозлавык икәнен онытмагыз! Бозлавык булмаса да юлларда урыны-урыны белән тайгак урыннары бар. Бу очракта тизлекне дөрес сайларга кирәк, нәкъ менә сезнең иминлегегез тизлекне дөрес сайлауга бәйле. Төзлекне дөрес сайламыйча, кайбер маневр ясаганда юл һәлакәтенә дучар булырга мөмкинсез. Үзегезнең һәм пассажирларыгызның куркынычсызлык каешларын эләктерү зарур. Борылыш утларын кушып, юлда йөрүче башка гражданнарны хөрмәт итеп хәрәкәт итәргә кирәк.
- Тынгысыз хезмәтегез чорында безнең белән файдалы да, эчтәлекле дә әңгәмә корырга вакыт табуыгыз, юлда йөрүчеләргә теләк-киңәшләрегез өчен зур рәхмәт!
Әңгәмәбезне шушы сылтама аша кереп карагыз- https://vk.com/wall-31077111_60416
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев