13 февраль 2024 яңалыклары
-
Безнең туры эфирда: Һава торышына бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә эше катлаулана
Быелгы кыш үзенең холкын күрсәтеп тә куйды, башка еллар белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк кар яуды. Мондый шартларда ЮХИДИ хезмәткәрләренә эш тагы да артты. Җитмәсә Актаныш районы аша уза торган федераль юлда кеше үлеме белән бәйле юл һәлакәтләре булды. Кышкы четерекле һава торышы шартларында юлда йөргәндә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк соң? Бу хакта без Актаныш районы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев белән сөйләштек.
-
Лаеклы ялдагы бер төркем укытучылар “Мактаулы остаз” мактау билгесенә лаек булды
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен бер төркем лаеклы ялдагы укытучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” мактау билгесен тапшырды.
-
Гаилә елына старт биреп: Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов 52 укытучылар гаиләсен хөрмәтләде (фотолар)
Бүген районыбызда зур тарихи вакыйга булып узды, 2023 елда илебездә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елына йомгак ясалды, 2024 нче Гаилә елына старт бирелде.
-
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!
Укытучы һәм остаз елын йомгаклау тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов район мәгариф системасына керткән зур өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен бер төркем укытучыларга район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларын тапшырды.
-
Мөгаллимлек дигән бәхет бар: Районыбызда Укытучы һәм остаз елын йомгакладылар
2023 нче ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителгән иде. Районыбызда мөгаллимнәребезгә багышланган бик күп чаралар, очрашулар узды. Бүген педагогларыбызны хөрмәтләп Укытучы һәм остаз елына йомгак ясалды.
-
Бүген Аккүз һәм Актаныш авылларына махсус хәрби операциядәге сугышчыларның гаиләләренә утын кайтарыла
Районыбызда махсус хәрби операциядәге батырларыбызның гаиләләренә утын әзерләп бирү дәвам итә.
-
Звезды UFC, Dota2 или «шоу для всех»: что такое «Игры будущего» и почему их нужно увидеть
Фиджитал-игры предусматривают полное вовлечение зрителей как старшего поколения, привыкшего к традиционным физическим видам спорта, так и молодого, не отлипающего от трансляций киберспортивных баталий на видеостриминге Twitch.
-
Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрын 15 февральдә Иске Кормаш халык театры дәвам итә
Районыбызда авыл мәдәният йортлары драма коллетивлары һәм халык театрлары смотры айлыгы бара. Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрына 2023 нче Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында старт бирелгән иде. Авыл драма коллективларына сәхнә әсәрен ике номинациядә сайлау хокукы бирелгән иде: музыкаль спектакльләр һәм ватанпәрварлек, туган як, миллилекне яктырткан спектакльләр. Мәртәбәле жюри ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айларында авыл җирлекләренә барып театр коллективларының чыгышын карады һәм иң уңышлы дип табылганнарын район финалына чакырды.
-
Җиңелчә бураннардан соң безнең территориягә 33 градуслы салкыннар киләчәк
Бүген республикада Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килгән циклон хакимлек итәчәк.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышлап: Сезне «Алтын бәке» бәйгесендә көтеп калабыз!
Актанышбаш авыл җирлеге җитәкчелеге ел саен Чөгәнә авылы янындагы Иске Идел елгасы бозында табигать сөюче дусларыбызны бергә җыя.