Мототехникада җилдерүчеләрнең ата-аналарын хакимияткә чакырырга кирәк
Бүген Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илфак Бариев җитәкчелек итте. Актаныш юллары, юлларның төзеклеге, хәвеф-хәтәргә юл куймау, гражданнарның законнарны төгәл үтәп хәрәкәт итүе- барысы да күз уңыннан үткәрелде. Утырышта катнашучылар, проблемаларга күз йоммый, шомартмый хәл итү юлларын эзләде. Мондый сөйләшүләр шул ягы белән кыйммәтле дә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев алдагы елның яртыеллыгы белән аварияләр санының кимүе күзәтелә, диде.
Саннар һәм фактлар
Район аша уза торган М-7 федераль автоюлында 6 авария теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 9 кеше яраланган. Узган ел шул ук фаҗига участогында 4 кеше һәлак булган, 16сы яраланган.
Әмма торак пунктлар эчендә аварияләрнең артуы борчу тудыра. Быел биредә фаҗигале рәвештә өч кеше һәлак булган, шулкадәр үк тән җәрәхәтләре алган.
Район территриясендә 11 юл һәлакәте теркәлгән, ике кеше һәлак булган, 14 кеше саулыгын югалткан. Узган ел 16 юл фаҗигасендә 4 кеше үлгән, 21 кешене хастаханәгә дәваланырга илткәннәр. Райондагы регионара юлларда 2024 елда 4 юл һәлакәте килеп чыккан, быел исә ике фаҗигагә юл куелган, 2 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Авыл җирлекләрендә өч юл фаҗигасендә өч кешегә зыян килгән. Зур төзелеш эшләре алып барылучы М-7 «Идел» трассасында 6 юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән, 9 кеше яраланган. Былтыр бу сан 12- 4- 16 булган.
М-7 автомобиль юлында һәлакәтләргә юл куймау максатыннан Актаныш районы ДАИ бүлеге, Татарстан Республикасы ДАИ идарәсе һәм юл хәрәкәте законнары үтәлешен тикшерүче хезмәткәрләр системалы рәвештә рейдлар үткәрә. Юл төзүчеләрнең кимчелекләре ачыкланган саен эш башкаручы оешмаларга бу хакта җиткерелә, 4 кисәтү бирелгән оешмалар җитешсезлекләрне бетерүгә ирешкән.
2025 елның шушы чорына кадәр алкогольле эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләр, йөртү таныклыгыннан башка руль артына утырган шоферлар гаебе белән фаҗигаләр теркәлмәгән.
Ренат Шәмсиев Тынычлык проспекты 56 нчы йорт янында җәяүле гаебе белән (Россия Федерациясенең Юл йөрү кагыйдәсе 4.5) ярамаган урында юлны чыкканда, җәяүлене машина бәрдерүе хакында да әйтеп узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре авыл җирлеге җитәкчелеге белән әлеге һәлакәтне анализлыйлар, баш ДАИ инспекторы алга таба мондый күңелсез хәлләргә юл куймау өчен чаралар күрүне сорады.
Чаллы шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ башлыгы Резеда Гыйльметдинова авыр габаритлы йөк машиналарын контрольгә алу пунктлары эше белән таныштырды. Яр Чаллы зонасында мондый күчмә ике пункт эшли. Узган ел Актаныш районында 25 күчмә тикшерү барышында «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ тарафыннан зур габаритлы һәм авыр йөк автомобильләрен йөртү буенча РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.21.1 маддәсенә туры килүче административ җаваплылык каралган ике административ хокук бозу ачыкланган. Нәкъ шушы урында җитәкчеләр район юлларының авыр йөк машиналарын йөртер өчен төзелмәвен телгә алды. Кызганыч, закон нигезендә мондый дәү техникаларны муниципаль территориядәге юлларга кертмәү буенча бернинди кануннар юк. Районыбызның көнбатышында урнашкан нефть ятмаларын куллану әле 50 ел дәвам итәчәк, диделәр. Димәк шуның кадәр үк вакыт зур йөк машиналары җир маен читкә ташыячак, юллар гына чыдасын.
«Главтатдортранс» оешмасы мәгълүматлары буенча безнең районда юл өслеге канәгатьләнерлек булмаган участоклар бар. Актаныш-Пучы-Күҗәкә, Актаныш-Пучы, Түке-Татар Ямалысы, Адай-Түбән Уръяды, Актаныш-Пучы-Бүләк, Актаныш-Мөслим, Актаныш-Мөслим- Киров авыллары арасындагы юллар шундыйлардан. Авыр йөк машиналары хәрәкәтенә контроль булмау аркасында юлларыбызны югалтабыз. Тиешеннән артык йөк төяп йөрү нәтиҗәсендә чокырлар хасил була, юлның өске катламы җимерелә. Ә бу юллардагы куркынычны арттыра.
«Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль ДБУ хезмәткәрләре федераль, төбәк һәм җирле юлларны авыр йөк ташучы һәм махсус техникаларны даими күзәтчелектә тоталар. Резеда Габделбәр кызы әйтүенә караганда, 2025 елда Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексның 12.34 маддәсе буенча биш административ материал төзелгән. Бу урында район җитәкчеләре урынлы проблеманы күтәрде. Ничәмә-ничә ел рәттән чишелеш таба алмый бу мәсьәлә- авыр йөк машиналары Актанышның үзәк урамнарына да бәреп керделәр. Нәтиҗәдә юллар ватыла, чокыр-чакырлар барлыкка килә. Торак пункт эчендәге юллар дистәләгән тоона йөк тягән автомобильләр өчен төзелмәгәнен аларга аңлатмыйлар, ә үзләре белмиләр, белеп тә битарафлык күрсәтәләр. Шунысы аянычлы, законда каралмагач, беркемне дә җаваплылыкка тартып булмый.
Резеда Гыйльметдинова чыгышы ахырында Россия регионнарына һөҗүм итүче пилотсыз дроннардан саклану буенча профилактика алып бару кирәклегенә басым ясады. Махсус хәрби операция барган чорда транспорт инфраструктурасында диверсия очракларына юл куймау максатыннан Татарстан Республикасы штабы һәм республиканың террорга каршы көрәш комиссиясе чаралар комплексы әзерләде. Аның нигезендә авыр йөк автомобильләрен тикшерү, докуметларының тәртиптә булуын даими барлау сорала.
"Татмедиа" ААҖ филиалы җитәкчесе Айнур Гыймадиев «Актаныш» сайты һәм «Актаныш-информ» социаль челтәрләрендә, «Актаныш таңнары» газетасы, Актаныш телевидениесе һәм радиосында юл хәрәкәте иминлеге буенча пропаганда эшчәнлеге белән таныштырды.
Такталачык авыл җирлеге башлыгы башлыгы Илнур Хуҗин юл янында гына урнашкан шәхси милек хуҗасы гозерен җиткерде, тәүлек дәвамында бертуктаусыз машиналар чапкан борылышка киртә куюны сорады.
Актаныш авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиевне дә нәкъ шушы темадагы сораулар борчый. Үзәк хастаханәнең автостоянкасына куелган автомобильләрнең 76 сы шушында эшләүчеләрнеке икән. Көн кадагында- яңа машиналар тукталышы ясау.
Аскы Актанышның Үзәк урамындагы иске балалар мәйданчыгы янында җәяүлеләр кичүе, юл сызыгы юк.
Халык күп йөри торган «Победа» кибетенә борылып керү җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә куркынычсыз дип булмый. Тиешле юл билгеләре, ясалма түмгәкләр белән югары тизлектә килүче машина йөртүчеләрне кисәтү фарыз. Камил әфәнде Актанышның төп урыннарына видеокүзәтү урнаштырырга тәкъдим итте. Бу юллардагы хәвефсезлекне, җинаятьчелекне киметергә тиеш дип саный ул.
Утырышта Илфак Бариев балаларның иминлеген кайгыртуга аеруча игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады. Ул питбайк, скутер, мопед кебек мототехникаларда җилдерүче балаларның әти-әниләре, аларның эш бирүчеләре белән профилактик әңгәмә үткәрергә өндәде. Бу нисбәттән авыл җирлекләрендә районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе күчмә утырышлар уздыра башлаган. Әмма ата-аналар арасында моны дөрес кабул итмәүчеләр, мәсьәләнең җитдилеген аңлап бетермәүчеләр дә бар.
Әгәр бала мототехникада имгәнә калса, бу баланы дәваларга акча сорап, ата-анасы эш бирүчегә мөрәҗәгать итә, карарга кирәксә, «больничный» ала. Бу эш бирүчегә файдалымы? Юк! Шулай булгач, эш бирүчеләр белән сөйләшергә, балалары күпләп мототехникада йөрүче ата-аналарның эш урыннарына барырга, яки хакимияткә чакыртып төрле профилактик фильмнар күрсәтергә, аңлату алып барырга кирәк, -диде Илфак Бариев.
Комиссиядә утырышында яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә тулысынча кабул ителде һәм вакытында хәл итү бурычы куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев