24 июнь 2025 яңалыклары
-
Мототехникада җилдерүчеләрнең ата-аналарын хакимияткә чакырырга кирәк
Бүген Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илфак Бариев җитәкчелек итте. Актаныш юллары, юлларның төзеклеге, хәвеф-хәтәргә юл куймау, гражданнарның законнарны төгәл үтәп хәрәкәт итүе- барысы да күз уңыннан үткәрелде. Утырышта катнашучылар, проблемаларга күз йоммый, шомартмый хәл итү юлларын эзләде. Мондый сөйләшүләр шул ягы белән кыйммәтле дә.
-
Җитәкчене коррупция өчен ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алдылар
Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдиновны ышанычны югалту сәбәпле эшеннән алдылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Актаныш» рестораны янында тәртип кирәк!
Бүген Актаныш районы Юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышыннан соң комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев «Актаныш» рестораны каршында баручы төзелеш эшләре белән таныштырды.
-
Татарстан территориясендә «Пилотсыз куркыныч» режимы игълан ителде
Татарстанда кабат дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде.
-
Актанышның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчылары республика ярышында уңышлы чыгыш ясады
Узган шимбәдә, 21 июнь көнне Азнакай шәһәренең спорт мәйданчыгы спортта зур уңышларга ирешү ноктасына әйләнде. Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында җиңел атлетика, ядрә ыргыту, озынлыкка сикерү буенча республика ярышлары узды, анда Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан, шул исәптән безнең Актаныш районы командасы да катнашты.
-
Район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе авыл җирлекләрендә күчмә эшчәнлек алып бара
Чуракай, Иске Байсар һәм Аккүз авыл җирлекләрендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең күчмә утырышлары узды.