Ак халатлы шәфкать иясе: яраткан табибәбез Эльвира Зәбирова
Халык, табибны белеменә генә түгел, кешеләргә булган мөгамәләсенә карап бәяли. Пациентларның хәлен аңлап, сабырлык белән тыңлый белгән, һәркемгә җылы сүз таба алган табиблар аеруча хөрмәт казана. Актаныш район хастаханәсендә эшләүче гомуми практика табибәсе Эльвира Зәбирова нәкъ шундыйлардан.
Эльвира Зәбирова 1987 елның 21 декабрендә Башкортостан Республикасының Стәрлетамак районындагы Рощинский бистәсендә дөньяга килә. Шунда ук мәктәптә белем ала.
Табиб булу хыялы аның күңелендә бик иртә туа. Үзе әйтүенчә, кечкенә чагында уйнаганда табиб ролен сайлый.
— Балачакта уйнаганда мин һәрвакыт табиб була идем. Кемнеңдер «авыруын» дәвалыйм, хәтта «бала таптыру» уеннарын да оештыра идек. Шул вакытта ук табиб буласымны тоемлаганмын, күрәсең, — дип елмаеп искә ала ул.
Кызыгы шунда: аның гаиләсендә медицина хезмәткәрләре юк. Әтисе — агроном, әнисе — Сбербанкта кассир-контролер. Шуңа да карамастан, Эльвира кечкенәдән үк үз юлын төгәл белеп үсә. Энесе исә апасына охшап, сәламәтлек саклау юнәлешендә, ветеринария табибы һөнәрен сайлый.
Мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Эльвира Юнир кызы Стәрлетамак медицина көллиятенә укырга керә. Биредә шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә.
Аннары Уфа дәүләт медицина университетына керергә омтыла. Беренче тапкырында керә алмаса да, бирешми. Шул елны Стәрлетамак шәһәрендәге балалар хастаханәсендә эшли башлый. Балалар неврологиясе бүлегендә процедура кабинеты шәфкать туташы булып хезмәт куя.
— Инъекцияләр, тамыр аша укол ясау — барысын да эшләдем. Балалар белән эшләү зур җаваплылык таләп итә, — ди ул.
Бер елдан соң Эльвира тагын бер тапкыр университетка имтиханнар тапшыра һәм бу юлы максатына ирешә. Югары медицина белемен ала, уку йортын уңышлы тәмамлый. Аннары ординатурада укый һәм 2017 елда табиб буларак хезмәт юлын башлый.
Ординатурада укыганда Эльвира үзенә кызыклы сорау куя: Башкортостан белән Татарстан медицинасы арасында аерма бармы?
Шуңа җавап табу өчен ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына хат яза. Көтмәгәндә тиз җавап килә: аны Татарстанга эшкә чакыралар. Өч вариант тәкъдим итәләр — Аксубай, Балык Бистәсе һәм Актаныш районнарында табиб булып эшләү мөмкинлеге туа.
— Мин ул вакытта инде гаиләле, кызым кечкенә иде. Картадан карадым да, безнең Башкортостанга кайтырга якынрак булган районны сайладым. Шулай итеп Актанышка килдем, — дип сөйли табибә.
Кызыклысы шул: аңа бернинди тоткарлыксыз район хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәевнең телефон номерын бирәләр.
— Мин бик гаҗәпләндем. Чөнки бездә Башкортостанда баш табибка турыдан-туры шалтыратып булмый иде. Ә монда Айдар Рәфкать улы белән сөйләштек тә, ул мине шунда ук әңгәмәгә чакырды, — ди Эльвира.
2017 елның 31 августында Актаныш үзәк район хастаханәсе белән Эльвира Юнировна арасында хезмәт килешүе төзелә. Ә 4 сентябрьдә ул инде Актаныш район хастаханәсендә эшли башлый.
Бүген Эльвира Зәбирова — тәҗрибәле гомуми практика табибәсе. Аны район халкы яхшы белә һәм хөрмәт итә. Пациентлар киңәш сорап та, ярдәм сорап та теләп килә.
Табибә үзе дә кешеләр белән аралашуның иң мөһим өлеше — сабырлык һәм игътибар ди.
— Табиб өчен иң мөһиме — пациентны тыңлый белү. Кайчак кешегә дарудан бигрәк җылы сүз кирәк, — ди ул.
Коллективта да аны хөрмәт итәләр. Эш башлаган беренче көннәрен Эльвира җылы хисләр белән искә ала.
— Бик дулкынландым. «Мин бит табиб, мин барысын да белергә тиеш» дип уйлыйсың. Әмма тәҗрибә әкренләп килә. Коллегалар ярдәм итте, коллектив бик дус, — ди ул.
Бүген Эльвира Забирова өчен медицина — гади генә һөнәр түгел, ә тормыш рәвеше.
Пациентларның рәхмәт сүзләре, сәламәтләнеп аякка баскан кешеләрнең елмаюы — табиб өчен иң зур бүләк.
8 Март — яз һәм гүзәллек бәйрәме алдыннан ак халатлы бу ханымга бары тик изге теләкләр генә телибез.
Аның кебек табибәләр барында район халкы үзен ышанычлы кулларда икәнлеген белә. Ә Эльвира ханым кебек шәфкатьле, сабыр, үз эшенә бирелгән хатын-кызлар медицинабызның чын терәге ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев