Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Эт асраучылар игътибарына: Яңа таләпләр һәм штрафлар

Соңгы вакытта йорт хайваннарын, аеруча этләрне асрау һәм аларны җәмәгать урыннарында йөртү кагыйдәләренә закон нигезендә җитди үзгәрешләр кертелде. Әлеге таләпләр һәм кагыйдә бозучыларга карата кулланыла торган җаваплылык чаралары турында Чаллы территориаль ветеринария берләшмәсе инспекторы Рәҗәп Галиев киңәйтелгән аңлатма бирде.

 

1. Мәҗбүри чиплаштыру һәм Татарстанның Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр

Татарстан территориясендә 2025 елның 1 гыйнварыннан башлап этләрне мәҗбүри рәвештә чиплаштыру (электрон исәпкә алу) таләбе гамәлгә керде. Хайваннарын чиплаштыруга каршы килгән яки бу таләпне үтәмичә тоткан гражданнарга карата закон нигезендә җаваплылык чаралары каралган.

Нәкъ менә шушы максаттан, 2025 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына (законда 318 нче номерлы ) махсус өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелде. Әлеге кодекс нигезендә түбәндәге җаваплылык чаралары һәм штрафлар билгеләнде:

  • Чиплаштыруга каршы килү: Этне мәҗбүри чиплаштырудан баш тарткан яисә бу таләпне бозган очракта, беренче тапкыр кисәтү ясала яисә 2000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф салына.

  • Кабатлану очрагы: Бер ел эчендә әлеге кагыйдә бозу очрагы кабатланса, штраф күләме арттырыла һәм ул 5000 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

  • Күп фатирлы йортлардагы кагыйдәләр: Күп фатирлы йортларның гомуми мәйданнарында (баскыч мәйданчыкларында, подъезд эчендә) һәм йорт тирәсендәге территорияләрдә этләрне тиешенчә бәйләмичә тоткан яисә караусыз калдырган өчен дә штраф карала. Биредә дә беренче тапкыр кисәтү ясала яисә 2000 сумнан 4000 сумга кадәр административ штраф салына.

Теркәү шартлары: Үзенең нәселенә (породасына) һәм зурлыгына карамастан, 3 айдан зуррак булган барлык этләр дә мәҗбүри рәвештә чиплаштырылырга тиеш. Әгәр хайван районга читтән бер айга кадәр генә вакытка кертелсә, ул чиплаштырылмый һәм теркәлми. Ләкин этнең биредә булу вакыты бер айдан артып китә икән — аңа да мәҗбүри рәвештә чип куела.

2. Йорт хайваннарын йөртү кагыйдәләре (971 нче санлы Закон таләпләре)

Хайваннарны карау һәм йөртү буенча төп кагыйдәләр ТР Кабинет Министрлыгының 2023 елның 11 августында кабул ителгән 971 нче санлы карары (законы) нигезендә җайга салына. Әлеге документ нигезендә һәр эт хуҗасы түбәндәге таләпләрне төгәл үтәргә бурычлы:

  • Борынчык һәм каеш: Кеше этне урамга яисә җәмәгать урынына алып чыга икән, хайван тулысынча контрольдә булырга — мәҗбүри рәвештә борынчык (намордник) кияргә һәм каеш (поводок) белән җитәкләп кенә йөртелергә тиеш.

  • Тыелган урыннар: Этләрне балалар мәйданчыкларында, спорт мәйданчыкларында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөртергә бөтенләй ярамый. Һәр авылда һәм районда хайваннарны йөртү өчен махсус билгеләнгән аерым мәйданчыклар булырга тиеш.

  • Табигый калдыкларны җыештыру бурычы: Этне йөрткән вакытта аның тизәкләре һәм башка калдыклары кала икән, хайван хуҗасы үз артыннан аны мәҗбүри рәвештә җыярга тиеш. Моның өчен этне алып чыкканда үзең белән махсус пакет булуы шарт. Калдыклар пакетка салынырга һәм чүп савытына ташланырга тиеш.

Әлеге таләпләрне үтәмәү, урамнарны һәм паркларны пычрату очраклары өчен дә Административ хокук бозулар кодексында махсус маддәләр (статьялар) һәм җаваплылык каралган.

Чаллы территориаль ветеринария берләшмәсе барлык эт хуҗаларын кагыйдәләрне сакларга, үз хайваннарына карата җаваплы булырга һәм закон таләп иткәнчә вакытында чиплаштыру процедурасын үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев