23 июнь 2026 яңалыклары
-
Пенза өлкә Сабан туенда яңа гастрономия рекорды куелачак
27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе була.
-
Куе һәм хуш исле җиләк вареньесы
Җәйнең иң тәмле мизгелләренең берсе — хуш исле җиләк кайнатмасы әзерләү. Узган ел «Виктория» җиләге кайнатмасын нәкъ менә шушы рецепт буенча пешердем — куе, хуш исле, телеңне йотарлык тәмле килеп чыкты. Гаилә белән бик яратып ашадык. Җиләк сезоны бит, сез дә бу ысулны саклап куегыз.
-
Автоном янгын хәбәр иткече — гаиләгезне зур бәладән саклауның иң нәтиҗәле юлы
Торак секторда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Төзек булмаган электр чыбыклары, кабызып калдырылган приборлар яисә бер кечкенә саксызлык та гаиләгә зур бәла-каза китерергә мөмкин. Бу очракта кеше гомерен саклап калуда бәяләп бетергесез роль уйнаган җайланма — автоном янгын хәбәр иткече. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов барлык райондашларыбызга әлеге җайланманы урнаштырырга куша.
-
Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында коррупция
Дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы коррупция теләсә кайсы заманча дәүләт өчен иң җитди куркыныч тудыра. Бу җинаятьләр җыелмасы гына түгел, ә хокукый дәүләт нигезләрен какшата, социаль гаделлек принципларын боза һәм икътисадый үсешне тоткарлый торган системалы күренеш. Асылда, коррупция-ул шәхси файда өчен ышанып тапшырылган хезмәт урыныннан явызларча файдалану, һәм нәкъ менә идарә өлкәсендә аның җимергеч нәтиҗәләре аеруча кискен чагыла.
-
Эт асраучылар игътибарына: Яңа таләпләр һәм штрафлар
Соңгы вакытта йорт хайваннарын, аеруча этләрне асрау һәм аларны җәмәгать урыннарында йөртү кагыйдәләренә закон нигезендә җитди үзгәрешләр кертелде. Әлеге таләпләр һәм кагыйдә бозучыларга карата кулланыла торган җаваплылык чаралары турында Чаллы территориаль ветеринария берләшмәсе инспекторы Рәҗәп Галиев киңәйтелгән аңлатма бирде.
-
100 яшьлек мөхтәрәм ветеранга олуг хөрмәт!
Актаныш районының мактаулы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны — 100 яшьлек Тәфкил абый Вәлиев «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек медаленә лаек булды. Әлеге дәүләт бүләген хөрмәтле райондашыбызга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
-
Фиргать Абдрахманов: «Эт хуҗалары җаваплылыкны аңлап җиткерми»
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов авыл җыеннарында халыкка этләрне теркәү һәм чиплаштыру кирәклеге турында даими аңлату эшләре алып барды. Шул очрашулардан соң ярты ел вакыт үтеп китсә дә, кайбер эт хуҗалары һаман да үз җаваплылыгын тулысынча аңлап җиткерми. Кагыйдәләрне санга сукмаучылар, хайваннарын исәпкә бастырырга ашыкмаучылар әле дә бар. Фиргать Әхсәт улы бу хакта янә райондашларыбызга мөрәҗәгать белән чыкты.
-
Чип куелмаган этләрнең хуҗаларына штраф салына
Белгечләр аңлатуынча, этләргә чип кую — ул мәҗбүри процедураларның берсе. Әлеге таләп Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 26 декабрендә кабул ителгән №1214 карары нигезендә кертелде. Закон гамәлгә кергәннән соң бер елдан артык вакыт узды, һәм хәзер контроль чаралары көчәйтелде: инспекторлар йорт саен йөреп, этләрнең теркәлүен һәм чиплаштырылуын тикшерә.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре яшүсмернең мотоциклын тоткарлады
ЮХИДИ хезмәткәрләре яшүсмернең мотоциклын тоткарлады. Тикшерү барышында транспорт чарасын мототранспорт белән идарә итү хокукы булмаган 15 яшьлек үсмер идарә итүе ачыкланды. Әлеге хокук бозу факты буенча мотоциклны Минзәлә шәһәре ДБУның махсус саклау стоянкасына алып киттеләр.
-
Такталачык җирлегендә изге эшләр дәвам итә
Такталачык җирлегендә җомга көнне тагын бер күркәм, изге гамәл башкарылды. Авылыбызның мәктәп артындагы зиратына яңа зират йорты кайтарылды. Әлеге йорт Казан шәһәреннән мөселман кардәшләребез тарафыннан эшләнеп, җыелып, зур тырышлык белән безгә озатылды.
-
Балаларның җәйге ялы
Рухи-сәламәтләндерү үзәге.