Кан тамырларын чистартуның борынгы рецепты
Яшь барган саен организм да үзгәрә, аеруча кан тамырлары үзенең сыгылмалыгын югалта. Нәтиҗәдә кан әйләнеше начарая, моннан аеруча баш мие зур зыян күрә, кан басымы тотырыксызлана. Шул сәбәпле, күпләрне инсульт, инфаркт чирләре сагалый.
Халык медицинасында күптәннән билгеле булган рецепты немец халкыныкы, диләр. Кемнеке генә булмасын, иң мөһиме – ул тамырларны холестерин тупланмасыннан, кальций калдыкларынан чистарта.
Төнәтмәне әзерләү өчен безгә 4 лимон, кечкенә генә имбирь кисәге, 2 литр су, 4-5 тырнак сарымсак, 2 аш калагы бал кирәк.
Лимоннарны юып, кабыгы белән бергә вак кына итеп турарга яки иттурагыч аша үткәрергә. Имбирь белән сарымсакны чистартып, блендерда изәргә яки шулай ук турагыч аша үткәрергә кирәк. Туралган лимонны 3 литрлы банкага салырга. 2 литр су кайнатып, аны 60 градускача суытырга һәм шуңа имбирь, сарымсак һәм бал салып яхшылап болгатырга да өстенә лимон кушарга. Ике сәгаттән эчә башларга мөмкин.
Бу төнәтмәне иртә һәм кичкесен ач карынга 100 миллилитр эчәргә. Куллану вакыты – 3 атна. Бер атна ял иткәннән соң тагын 4 атна эчәргә, тик бу юлы көненә бер тапкыр – иртән яки кичен генә кабул итегез.
Эчемлекне суыткычта саклагыз, эчәр алдыннан эссе сулы мунчада ( водяная баня) берникадәр җылытып алыгыз.
Халык медицинасы дәвасын кулланыр астына табиб белән киңәшләшү кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев