Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Кичәге юл фаҗигасенә очраган балаларны табиблар санитар авиация белән Казанга алып киткәннәр

9 июльдә 00.39 сәгатьтә М-7 «Волга» автоюлының Актаныш районы территориясендәге 1139 чакрымында коточкыч юл фаҗигасе булды. Йөк автомобиле белән бәрелешкән җиңел машина йөртүче һәм аның 8 яшьлек кызының гомере өзелде.Җиңел автомобильдәге пассажирлар- әни кешене Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, ә ике баланы табиблар санитар авиация белән Казанга алып киткәннәр.

9 июльдә 00.39 сәгатьтә М-7 "Волга" автоюлының Актаныш районы территориясендәге 1139 чакрымында, юл эшләре башкарылган урында 36 яшьлек KIA автомобиле йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламыйча үзгәртеп корылган юл коймасына бәрелгән һәм каршы як полосага чыгып MAN йөк автомобиле белән бәрелешкән. 

Нәтиҗәдә, 8 яшьлек пассажир кыз урында ук һәлак була, шофер- баланың әтисе хастаханәгә алып барганда вафат була. Әнисе һәм 2 һәм 12 яшьлек тагын ике баласы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. Чаллы табиблары, санитар авиация белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. "Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта. Балаларны Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре кабул итә", - дип бу хакта мәгълүмат бирде Чаллы шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе.

 Төнге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән хатын-кыз Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалана. Клиниканың матбугат хезмәтендә хатын-кызның сәламәтлек халәте уртача авырлыкта булуын әйтәләр.   "Пациент әлегә реанимациядә. Ул үз аңында, үзе сулыш ала. Иртәгә палатага күчерү планлаштырыла», — дип сөйләде журналистларга БСМП баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Антонина Панина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев