Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин: Нинди проблемага юлыксагыз да, 0316 номерын җыегыз

ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Актаныш районындагы эшлекле сәфәре барышында дүрт санлы 0316 номерын истә калдырырга кушты. Республикада сәламәтлек саклау юнәлешендә нинди генә проблемага юлыксагыз да шушы номерга шалтыратырга кирәк.

Бүген Актанышка эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Актаныш районындагы сәламәтлек саклау өлкәсенә анализ ясады. Татарстан Республикасында кеше сәламәтлеген ныгыту өчен башкарыла торган эшләрнең юнәлешләрен аңлатты.

Сәламәтлек саклау сферасына Россия президенты В.В. Путин тарафыннан куелган төп бурыч-  үлем очракларын киметү, кеше гомерен озайту. Әмма бу сәламәтлек саклау өлкәсенең генә приоритеты түгел, Россия Федерациясе субъектларының дәрәҗәсен билгеләүче фактор. Татарстан Республикасы әлеге уңайдан  колачлы эшчәнлек алып бара, сәламәтлек саклауга ныклы игътибар юнәлтелә, бик күп финанс ярдәме бүлеп бирелә. Сәламәтлек саклау оешмалары иң заманча тикшеренү, дәвалау җиһазлары белән кораллана, өр-яңа ФАПлар ачыла, поликлиникалар ремонтлана. 

Актаныш район үзәк хастаханәсенең 2024 елдагы яртыеллык күрсәткечләре начарлардан түгел. 2023 ел белән чагыштырганда үлем күрсәткечләре кимегән, 224 тән 209 га төшкән. Бигрәк тә эш яшендәгеләрдән өлкәнрәкләр һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләрнең үлеме азайган. Ә эш яшендәгеләрнең үлеме бер чама: 2023 елның яртыеллыгында 58, быел 57. Үлемгә китергән авыруларның иң күп өлешен кан әйләнеше авырулары алып тора. Икенче урында, тышкы сәбәпләр. Аларга юл-транспорт һәм башка төр фаҗигаләрендә һәлак булучылар керә. Өченче урында онкология авырулары. Марсель Мансур улы нәкъ шушы урында бу авырудан эш яшендәгеләрнең үлеме вакытында табибка бармаудан, ди. 

- Кешенең хастаханәгә күренергә барасы килми. Анда чират, миңа анда төксе итеп җавап бирәләр, барыбер карамыйлар, дип сәбәп таба. Аннан тагын шул күзәтелә, халык шимбә, якшәмбе хастаханәләргә авырса да бармый. Ә бит вакытында дөрес диагноз куеп дәвалау кешенең гомерен саклап кала.

Райондагы Ашыгыч ярдәм хезмәтенең авылларга баруы да әле проблемалы булып кала бирә. Киләчәктә бу системага үзгәреш кертәбез.  Авылда кемнең дә булса сәламәтлеге кинәт авырлашса,  фельдшер бара, карый, районнан ашыгыч ярдәм чакырта. Ашыгыч ярдәм авыруны районга алып киткәндә озата һәм аның килүен хастаханәгә барып каршы ала. Табибларга авыруның халәтен аңлата.

Алайса кайбер фельдшерлар инде иртәнге 10.00 сәгатьтә пунктларын бикләп өенә кайтып китә башлады, бакчада чүп утыйлар,  банка ябалар. Андый хәл булырга тиеш түгел. Миңа районнардан хәбәрләр гел килеп тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән фельдшерларга ярдәмчеләр билеләгән идек. Бер районда ярдәмчедән сорагач, нишлисең дип, фельдшер әйткән документларны тутырам, ди. Әгәр шундый хәлләргә юл куела икән, монда җитәкчеләргә кадәр хокук саклау хезмәткәрләре алдында җавап бирергә туры киләчәк.

Фельдшер ярдәмчеләренең вазыйфасына авылдагы пациентларга патронажлык итү, I этап диспансерлаштыру уздыру (анкета үткәрү, артериаль кан басымын үлчәү, антропометрия үткәрү), дару препаратларын илтеп бирү һәм эчүен тәэмин итү, аз хәрәкәтләнә торган авыруларны карау керә. Бу хакта министр чыгышы экрандагы мәгълүматлар  белән тулыланып барды.

Марсель Миңнуллин үз чыгышында дүрт санлы телефон номерын истә калдырырга кушты: 0316. Республикада сәламәтлек саклау юнәлешендә нинди генә проблемага юлыксагыз да шушы номерга шалтыратырга кирәк. Шалтыратуларның һәрберсе язып алына, махсус таблицага тутырыла, шикаятьләрнең хәл ителгәнлеге контрольгә алына.

Марсель Миңнуллин авыл җирлекләре башлыклары белән очрашудан файдаланып авыллардагы даими алкоголь куллана торган кешеләрнең исемлеген район үзәк хастаханәсенә илтергә кушты. 

- 45 яшьлек ир-ат ике атна эчә, өч көн айнык йөри. Шушы атна эчендә аның хатыны канлы күз яшьләре түгә, балаларның нервлары, сәламәтлекләре таушала. Ул ир эчкән вакытта ниләр генә кыланмый, ахырдан аны бикләп куялар. Алкоголикта галлюцинация башлана, тәрәзәне ватып урамга сикереп чыга, артыннан нәрсәләрдер, кемнәрдер куа дип лапасына керә. Кулына бау ала… Бу кешегә вакытында психиатр, нарколог ярдәм итсә, без аның гомерен саклап калган булыр идек.  Алкогликлар беркайчан да үзләрен алкашка санамый. Әмма ир-егетләрне бу афәттән саклау, аралау безнең дә, сезнең дә бурыч. Киләчәктә эчүчелектән дәвалау өчен хастаханәләргә койка-урыннар булдырачакбыз, – диде министр.

Марсель Мансур улы җәмгыятебездәге һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга бурычлы икәненә кат-кат басым ясады, чит илләр мисалы белән аңлатты. Бу хакта  да алга таба материалларыбыз булачак әле. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызга килеп үзенең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашкан Марсель Миңнуллинга олы рәхмәтләрен әйтте. Марсель Мансур улы махсус хәрби операциядә яраланган райондашларга тиз арада кирәкле медицина ярдәме күрсәтүдә дә булыша. Министр әле дә табиблык эшен дәвам итә икән, Марсель Мансур улы бүген төнге икенче яртыга кадәр бавыр трансплантацияләү- күчереп утырту буенча катлаулы операция ясаган. Шулай булуга карамастан, Казаннан Актанышка эшлекле сәфәрен кичектермичә килеп җитте. Актаныштагы киңәшмәдән соң министрыбыз Мөслим районына юл тотты.  Үз эшенә фанатларча бирелгән, халык сәламәтлеге өчен янып-көеп эшләүче Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга катлаулы вазыйфасында уңышлар телибез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев