Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Актанышта эшлекле сәфәрдә

Бүген Актаныш районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районы җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, табиблар, җирлекләрдәге ФАП мөдирләре белән очрашты.
Сөйләшүдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Яр Чаллы БСМП хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, БСМПның Кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире, йөрәк-кан тамырлары хирургы Рәмис Якубов катнашты. 

Марсель Мансур улы киңәшмәдә бик тә мөһим мәсьәләләр - авыруларны иртә стадиядә ачыклау максатыннан эш яшендәге халыкны диспансерлаштыруга аңлы рәвештә җәлеп итү, табибта исәптә торучы авыруларны даими күзәтү, эш яшендәге ир-егетләрне һәм хатын-кызларны күп чирләргә, хәтта үлемгә китергән алкоголизм авыруыннан дәвалау буенча эшлекле тәкъдим- киңәшләрен җиткерде.    

Бу хакта алдагы язмаларыбызда тулырак укый аласыз.Дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев