Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

57 бистәдә яшәүчеләр Җәмәгать тыңлауларында паркларының архитектур планын төзеде

Районыбызда бер-бер артлы барлыкка килгән паркларның планы халык тыңлауларында кабул ителде.

Актанышта яшәүчеләр үз теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып төзелгән паркларга килеп ял итә, балалары, оныклары белән буш вакытларын файдалы, кызыклы уздыра.

Ниһаять мондый бәхет 57 бистәдә яшәүчеләргә дә елмайды. Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен формалаштыру буенча үткәрелгән сораштыруда 57 бистәдә ял паркы төзү иң күп тавыш җыйган иде.

Бүгенге халык тыңлауларында райондашларыбыз парк төзү буенча үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. "Яшьлек" яшьләр үзәгендә 5 команда иң әүвәл паркның проектын формалаштырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов 2 меңнән артык кеше яшәгән бу паркның халык өчен әһәмиятле булуын әйтте. Паркка 4 гектар мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирелгән.

Командалар биредә велосипед юллары, физкультура-спорт, йога белән шөгыльләнү зоналары, балалар мәйданчыклары, балалар өчен карусель, "колесо обозрения"- күзәтү тәгәрмәче, утырып ял итәргә эскәмияләр, фотога төшү урыннары күрергә тели.

Яшьләр исә үрдәкләр йөзеп йөри торган кечкенә буачыклар, этләрне йөртү урыны кирәклеген ассызыклады.

Алабуга шәһәренең "Детали" җәмгыяте архитекторлары Илдар Миңнемөхәммәтов белән Регина Кашапова барлык фикерләрне дә игътибар белән тыңладылар. Кайбер сорауларга ачыклык керттеләр.

Беренче профессиональ сызым-проектларны белгечләр октябрь аена эшләп бетерергә җыена. 

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев